Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Белгеч балалар өчен яңа елга татлы бүләк сайлау кагыйдәләрен аңлатты

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында таратылган татлы бүләкләр Роспотребнадзор тарафыннан тикшерелгән.

ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина балалар өчен татлы бүләк сайлау кагыйдәләрен сөйләде.

«Баллы ризыкларның составы буягыч матдәләрсез табигый булырга тиеш. Шулай ук бүләкнең яраклылык срогына да игътибар итәргә кирәк. Бүләкне 15-17 градуста сакларга кирәк. Саклау шартлары дөрес булмаса, шоколад өсте агарырга мөмкин», - дип сөйләде ул.

Патяшина сүзләренчә, баллы ризыкның составында шулай ук аллергеннар булмаска тиеш. Абрикос төшенең төшчеге һәм арахисны балалар туклануында куллану киңәш ителми.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында биргән татлы бүләкләр Роспотребнадзор тарафыннан тикшерелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса