Бөек Ватан сугышы каһарманнарын кайгырту – дәүләт бурычы
Кичә Хөкүмәт йортында Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының утырышы булып үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. - Бөек Ватан сугышы ветераннарын кайгырту - икътисадый вәзгыятькә һәм сәяси конъюнктурага карамастан, һәрчак дәүләт бурычы ул, - ди Рөстәм Миңнеханов. - Төп бурыч...
Кичә Хөкүмәт йортында Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының утырышы булып үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
- Бөек Ватан сугышы ветераннарын кайгырту - икътисадый вәзгыятькә һәм сәяси конъюнктурага карамастан, һәрчак дәүләт бурычы ул, - ди Рөстәм Миңнеханов. - Төп бурыч - ветераннарга, аларның тору урыннарына карамастан, сыйфатлы медицина һәм социаль хезмәт күрсәтүнең мөмкинлеген тәэмин итү, яшь буынны патриотик тәрбияләү, ветераннарны яшьләр белән эшләүгә җәлеп итү.
Мәгълүм булганча, республикада 65 675 ветеран һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары яши, шул исәптән 2 671 сугышта катнашучы һәм сугыш инвалиды гомер итә.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгында Татарстанда шактый эшләр башкарылды, яңа проектлар гамәлгә ашырылды. Язмышлары Татарстанга бәйле сиксән Советлар Союзы Героена багышланган «Геройлар китабы»ның икенче томы басылып чыкты. Моннан тыш, республика шәһәрләрендә һәм районнарында геройлар аллеяләре ачылды. «Безнең Җиңү» республика медиаконкурсы уздырылды, муниципаль районнарда һәм предприятиеләрдә Бөек Җиңүгә багышланган яңа музей экспозицияләре тәкъдим ителде.
- Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына социаль паспортлар ачылды, аларда аларның тормыш шартлары, күрсәтелгән ярдәм чагылдырыла. Республикадагы тантаналы һәм истәлекле чаралар республикада лаеклы дәрәҗәдә уздырылды. Йөз меңләп татарстанлы «Үлемсез полк», «Георгий тасмасы», «Искә алу обелискы» бөтенроссия акцияләрендә һәм башка чараларда актив катнашты. Бу җәмгыятьтә ветераннарга карата рәхмәт хисе һәм ихтирам булуны, буыннар арасында өзелмәс элемтә барлыгын, патриотизм һәм халык каһарманлыгы өчен горурлык хисе булуны раслады, - диде үзенең чыгышында Татарстан Президенты.
2015 елның маеннан хәзерге көнгә кадәр 11 164 Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булган.
Сафлары һәр көн сирәгәя барган каһарманарга игътибар һәм ихтирам күрсәтү зарур. Узган ел 4 мең 28 ветеранга һәм ветеранның тол хатынына хезмәт күрсәтелгән. Бу изге гамәлләр быел да дәвам итәргә тиеш.Көннән-көн ветераннарыбыз арабыздан китә бара. Алар белән даими рәвештә эшләргә кирәк. Президент шулай ук 9 Май бәйрәме алдыннан сугыш хатирәләрен саклаган территорияләр чистартырга, зиратларны һәм мемориаль һәйкәлләрне тәртипкә китерергә кирәк икәнлегенә дә басым ясады.
http://intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа