Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап: батырлар күп безнең илдә
Менә ничәмә-ничә ел инде, безнең илдә декабрь аенда (тугызынчы числода) Батырлар көне аерым билгеләп үтелә. Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары һәм төрле сугышларда, “кайнар нокта”ларда булган, утлар-сулар кичкән ир-егетләр көне ул. Ә андый батырлар безнең Бөгелмәдә дә аз түгел.
Туган якны өйрәнү музеенда мәктәп укучыларының аларның берничәсе белән очрашуы булып узды. Гомергә истә калырлык ул очрашуларда катнашкан каһарман якташларыбыз турында сезгә дә сөйләргә телибез.
Беренче очрашу 16нчы мәктәп укучылары өчен оештырылды, анда Әфганстан җирендә интернациональ бурычын үтәүдә катнашкан, “Т-62” танкы экипаж командиры, “Батырлык өчен” медале иясе Андрей Геннадьевич Язиков чакырулы иде.
Очрашу бик җанлы узды. Укучылар А. Язиков сөйләвеннән Әфганстандагы хезмәт шартлары, солдатларның бер-берсенә ничек ярдәм итүләре, нинрди техникалар кулланылганлыгы турында да, әфган халкының тормышыннан күп кенә кызыклы фактлар да белделәр.
Андрей Геннадьевич сүзне үзенең ничек итеп Әфганстанга хезмәт итәргә эләгүе турында сөйләүдән башлап җибәрде.
– Казан дәүләт университетының геология факультетында укый идем. Миңа ул вакытта 21 яшь иде. Элек бит студентларны укыган вакытта армиягә алмыйлар иде. Безнең курска исә эләкте. Аннары, 1987 елда ул тәртип тагын туктатылды. Минем Әфганстанга хезмәт итәргә эләгүем дә очраклы булды кебек. Хәер, тормышта очраклылык юк диләр, димәк, язмыш эше. Казанның Идел буе районында фатирда яши идем. Ә пропискам – элек торган җирдә, Вахитов районындагы тулай торакта. Фатирга күчкәч, пропискадан төшәргә онытканмын. Ә хәрби хезмәткә прописка урыныннан чакыралар бит. Мине дә чакырдылар. Ә нәкъ менә шул район егетләре генә Әфганстанга җибәрелергә тиеш булып чыкты. Шулай итеп, мин дә алар арасына эләктем.
1983–1985 елларда Кандагар провинциясендә 70нче гвардия мотоукчылар бригадасы составында танк батальонында хезмәт иттем. Ә анда киткәнче, без бер ай-ай ярым дәвамында “яшь сугышчы” мәктәбен уздык. Безне чын-чынлап сугышка әзерләделәр: корал тотарга, атарга өйрәттеләр, башка күнекмәләр бирделәр. Армиягә алганда ук барысы да исәпләнгән булган: беренче курсны тәмамлаганнарны гына җыйганнар иде, чөнки югары уку йортында бер курс укыган кеше инде күпкә аңлырак, киңрәк карашлы. Аннары өч ай Төрекмәнстанның Әфганстан белән чиктәш булган Тәджән шәһәрендә булдык. Шуннан соң гына безне Әфганстанга озаттылар. Анда барып төшүгә, иң беренче күзгә ташланган нәрсә – кояшның искиткеч көчле яктылыгы һәм һәр яклап чолгап алган, матурлыгын әйтеп кенә аңлатып булмый торган биек-биек таулар иде. Әфганстанда безне тагын күнегүләр ясау өчен полигонга җибәрделәр, сугышчан командирлар: “Илдә әллә ныклап өйрәнгәнсез, әллә юк, ә ныклы хәзерлек кирәк”, – дип санадылар. Бер атна әзерлек узганнан соң гына безне төрлебезне төрле җирләргә тараттылар.
Көндезләрен һава рәхәт кенә. Ә менә төнлә белән бушлатлар, сырган чалбарлар кия идек – бик салкын. Агач кысалар куела да, өстеннән зур брезент тарттырып, 25-30 кешегә исәпләнгән палаткалар куела. Палатка уртасында “буржуйка” миче тора. Кышкы чорда аңа яга идек, дөресрәге, махсус кеше билгеләп куела да, җылылык турында ул кайгырта. Бик тиз суына, иртәнгә инде салкын була торган иде. Ашауга килгәндә, гадәти солдат ризыгы белән тукландык: карабодай боткасы, щи, борщ, чәй. Колонналар нинди продуктлар алып килә инде. Учак ягып, бәрәңге пешергән чаклар булды, пылау да әзерләдек... Якшәмбе көннәрдә печенье белән май кисәге дә эләгә иде әле.
Шул рәвешле, без бригада карамагында яшәдек. Бригада берничә гаскәр төрен берләштергән хәрби берләшмә инде ул. Бездә, мәсәлән, десант-һөҗүмчеләр, пехота, танк батальоннары һәм элемтә бүлеге бар иде. Бригаданың дислокация урыны чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган. Ары чыксаң – миналар. Хәрби биремнәрне үтәргә шуннан китә идек. Ә безнең бурыч бригаданы тәэмин итү өчен китерелә торган йөкләрне саклап озатып йөрү иде.
Йөк дигәнебез күбрәк төзелеш материаллары булды. Безнең ул вакытта төп максатларның берсе – Әфганстанны үстерү иде бит. Социаль объектлар бик күп төзелде ул вакытта. Россия солдатлары инфраструктураны үстерүгә әйтеп бетергесез зур өлеш керттеләр. Соңыннан, совет гаскәрләре китеп, алар урынына американнар килгәч, россиялеләрнең Әфганстан иле өчен күп эшләр эшләгәнен, ә американнардан андый ярдәм булмаганын мөҗәһитләр хәтта үзләре үк әйтә иде.
Ул илдә дүрт ай торганнан соң ротация үтте – батальон составында өч танк ротасы бар иде, вакыт узуга, аларны алыштыралар: беренче рота Кандагар шәһәре тирәсендә калды, икенчесе бандитлар төркемнәрен олы юлларга якын китермәс өчен, хәрби частьларга ярдәм буларак, яшел зонаны сакларга китте. Өченчесе исә бригада торган урынны тышкы яктан саклый, бусы инде безнең өчен ял итү белән бер санала иде.
Шәхсән минем өчен, – дип сүзен дәвам итте Андрей Геннадьевич, – танк йөртергә өйрәнү авыр бирелде. Авыл җиреннән килгән егетләргә җиңелрәк иде, алар бит трактор күреп, мопедта йөреп үскән. Ә мин боларның берсен дә белмим. Гомумән алганда, әллә ни кыен нәрсә дә түгел инде ул үзе, конструкторларга рәхмәт, техниканы, катлаулы булса да, йөртергә җиңел, ышанычлы итеп ясаганнар. Кем әйтмешли, нибары ике рычаг, берсе – бора, берсе – тормоз. Галәмәт зур машина эчендә утырасың һәм ул хәрәкәт итә. Кичерешләр көчле, билгеле. Танк көчле корал инде ул. Ярымтаркалган иске Мәхәҗирин ныгытмасы янында, ныклап яшеренер урын югында, аның ут астында солдатларга нинди ышыклану урыны булуын да, ут ачар өчен җайлы икәнен дә бик яхшы аңладык. Бигрәк тә дошманның ныгытмаларын, ут нокталарын юк иткәндә, танкларның файдасын әйтеп-сөйләп кенә бетерерлек түгел...
Иң авыры иптәшләрне югалту булды. Бервакыт шулай рота үзенә билгеләнгән тиешле ноктада торганда, танкта ниндидер проблема килеп чыкты. Берничә егет колонна озатуында запас частьлар алырга китте. Алар БТРның эчендә түгел, ә бронясына утырганнар иде, шулай җайлырак тоелгандыр, мөгаен. Әмма шунда атыш башланды. Засадага эләккәннәр. Бронядагы егетләр һәлак булды. Ә икенче бер юлы тагын ике иптәшебезне берьюлы югалттык: йөреп килергә дип кенә чыгып киттеләр, шунда минага эләккәннәр. “Бака” (“лягушка”) дип йөртелә торган миналар, сикерәләр алар, тирә-якка зарар салу радиусы арта.
... Сөйләшү бик озак барды. Балалар А. Язиков сөйләгәннәрне тын да алмый тыңладылар. Күп сораулар бирделәр.
– 1985 елда демобилизацияләндем мин. Әмма 1989 елга кадәр анда калдык әле. Сәламәт, исән-сау икәнеңне аңлау гына да искиткеч җиңеллек, күңелгә рәхәтлек бирә иде инде. Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару вакыйгасын телевизордан карадык. Полкташлар белән хәзер дә еш очрашып торабыз. Совет гаскәрләренең тау иленнән – Әфганстан Демократик Республикасыннан чыгарылуына 30 ел тулу көнендә Мәскәүдә булдым, анда очраштык. Үзебезнең бригада байрагы да анда иде. Сугышта чыныккан дуслык – иң ышанычлы дуслык, минемчә. Әмма сугышларны башка күрергә язмасын! – дип сүзен төгәлләде Андрей Геннадьевич.
Очрашу ахырында укучылар сугышчы-интернационалистка – Ватан каһарманына чәчәк бәйләме бүләк иттеләр, аннары очрашуда катнашучылар барысы да сугышларда һәлак булганнар истәлегенә бер минутка тын калып тордылар. Очрашу барышында ишеткән-белгәннәр тәэсирендә бу тынлык бик тантаналы да, дәһшәтле дә иде...
Л. ДЁКИНА, Туган якны өйрәнү музееның экспозицияләр-күргәзмәләр эшчәнлеге белгече
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА тәрҗемәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа