Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөек елларга баш иик

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап

Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Утлы еллар хәтере» айлыгы кысаларында, Зеленая Роща мәктәбендә 1-5 сыйныф укучылары арасында Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгы турында шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды. Балалар М. Исаковскийның, К. Симоновның, Ю. Друнинаның һәм башка фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар. Аудиториядә тирән тынлык торды, ә әйтелгән тетрәндергеч юллар катнашучыларның күңелләренә үтеп, күз яшьләре булып акты. Мәдәният йорты мөдире Ольга Бородина һәм авыл китапханәчесе Ирина Ишкова составындагы жюри яхшыларның иң яхшыларын озак билгели алмады. Алар фикеренчә, барлык укучылар да үзләренә йөкләнгән бурычны бик яхшы үтәделәр: поэзия ярдәмендә шул елларда бабаларының батырлыгын һәм каһарманлыгын күрсәттеләр. Соңыннан лауреатлар һәм дипломантлар Грамоталар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр, бәйгене оештыручы укытучыларга: Н.В. Кожух, Н.А. Стройкина адресына рәхмәт сүзләре әйтелде.

Ирина ИШКОВА,

Ольга БОРОДИНА

Авторлар фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса