2016 елда Бердәм дәүләт имтиханын 17 мең чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырыр дип көтелә. 2 декабрьдә мәктәпне тәмамлаучы барлык укучылар БДИга кертү хокукы бирүче йомгаклау иншасын язды. «Зачет» һәм «незачет» белән бәяләнүче бу сынауны укучыларыбыз, нигездә, яхшы тапшырган: 99,8 проценты - «зачет» алган, 0,2 процент, ягъни 32 укучының гына эше тискәре бәяләнгән.
Энгель Фәттахов искәртеп узганча, быел бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризалар тапшыру һәм БДИ тапшырыласы фәннәрне 1 февральгә кадәр сайлап өлгерергә кирәк. Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакытлары әлегә төгәл билгеле түгел. Проект буенча, БДИның тиешле вакытыннан алда тапшырыла торган этабы 21 марттан 6 майга кадәр дәвам итәр дип фаразлана. Бердәм дәүләт имтиханының төп дулкыны 26 майдан 30 июньгә кадәр булыр дип планлаштырыла.
БДИ нәтиҗәләренә генә таянып, уку йортына кабул итү дөрес түгел, дигән фикерләр күптәннән яңгырый. Бу тәнкыйтьләргә колак салып, төрле өлкәләрдәге уңышлар өчен югары уку йортларына өстәмә баллар бирү мөмкинлеге тудырылды. Вуз карары белән укучыларга билгеле бер күләмдәге баллар өстәлә - әмма аларның гомуми күләме 10 баллдан да артмаска тиеш дигән чикләү куелды.
БДИда укучылар тупларга тиешле минималь баллар күләме узган елдагыча кала. Рус теленнән укучыларга, ким дигәндә, 36 балл, профиль дәрәҗәдәге математикадан 27 балл җыярга кирәк. Физика, химия һәм биология фәннәреннән 36 балл тупларга, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча иң киме - 40, тарихтан һәм рус әдәбиятыннан - 32, географиядән - 37, җәмгыять белеменнән - 42, чит ил телләрдән 22 балл җыярга кирәк.