Батырлыклары соклану уята
Очрашу әңгәмә формасында узды
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Бөгелмәнең туган якны өйрәнү музеенда “Ватанны саклаучыларга багышлана...” дип аталган батырлык дәресе үтте. Анда 16нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары 1987–1989 елларда Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән ветеран Андрей Витальевичем Танаков һәм 1нче класслы хәрби вертолетчы, запастагы капитан Игорь Алексеевичем Рощин белән очраштылар. 49 сугышчан очыш өчен Игорь Алексеевич шәһәребездә бердәнбер булган Нестеров медале белән бүләкләнгән.
Очрашу әңгәмә формасында узды. Кунаклар очрашу барышында туган сорауларга җавап бирделәр. Алар бик күп иде, балаларга барысы да кызыклы тоелды.
Андрей Витальевич укучыларга Әфганстанның Кандагар шәһәрендә, 70нче Кандагар бригадасында, разведка взводында хезмәт итүе турында сөйләде. У Әфганстан республикасының көньяк чигендә урнашкан. 18 яшьлек егетләр кулларына корал алалар һәм аларга кешеләргә атырга рөхсәт ителә. Солдатлар өйләренә бар да әйбәт, көньяк кояшында кызынабыз, виноград, гранат ашыйбыз, дип хатлар юллыйлар. Андрей Витальевич искә төшергәнчә:
- Кандагарда мине җиләк-җимешнең размерлары шаккаттырды. 200–500 граммлы зур гранатлар. Бу безнең кечкенә алма түгел. Тәме дә бөтенләй башка. Беренче вакытта барысы да кызык сыман тоелды, әмма бик куркыныч иде. Әмма, кеше бөтен нәрсәгә күнегә, бу вакыт эше генә. Качарга, китәргә уйлаган чаклар булмады, чөнки Ватанны саклау дигән бурыч бар. Ул елны Әфганстанга киткән шәһәр егетләре арасында мин үземне иң кечкенәсе дип санадым. Һәм мин Әфганстан демократик республикасыннан исән кайтучы бердән-бер солдат идем.
Балалар тыннарын кысып, Андрей Витальевичның Әфганстандагы хәлләре турындагы тарихын тыңладылар:
- Бер көнне мунчада юындык. Барысы да яхшы кебек. Безнең яныннан старшина йөгереп үтте. У йөгерә, йөгерә дә, борылып аска карый. Егетләр атыгыз дип бик каты кычкыра. Ә без нәрсә булганын аңламыйбыз? Нигә? Ни өчен? Ә чынында, уч төбе кадәрле үрмәкүч – фланга аның артыннан чаба икән. Минем дустым снайпер Толик автоматын алды да, аңа атты. Үрмәкүч әле җан бирмәгән, старшина якын килде дә:
- Мин дошманнан да синнән качкан кебек качканым юк иде, – дип сөйләнде.
Андрей Витальевич билгеләп үткәнчә, Әфган сугышыннан чыгарган иң кыйммәтле әйберләр – ул, әлбәттә, сугыш белән чыныктырылган дуслык һәм тормыш тәҗрибәсе.
Игорь Алексеевич Рощин балаларга 1995 елгы Чечнядагы хезмәте турында сөйләде, конституциячел тәртип урнаштыру өчен Чечняга гаскәр кертү белән тәмамланган Чечен конфликты тарихы белән таныштырды. Армия авиациясенең берләштерелгән группировкасы формалашканнан соң, 10 экипажны Мороздок шәһәренә җибәрәләр. Игорь Алексеевич экипажы Ханкаладагы армия авиациясенең Берләшкән Авиация группасына керә.
Иң мөһим шарт – 2 класстан да ким булмаган квалификацияле очучыга ия булу. Ул Ми-24тә сугыша, машина бик тузган була. 80 ракета урынына 40 ракетаны гына төйиләр, чөнки самолет очып китә алмый, аның көче җитми. Техника һәрвакыт диярлек сафтан чыга. Авиация группировкасына Грозныйны алганда бик кыенга туры килә. Сугышчылар күп һәлак була, бигрәк тә май аенда. Сугыш барган урын янында бакчалар шактый күп була, бу вакыт – черешня чәчәк аткан чак. Яшь сугышчылар бергә җыелышып, әлеге җимеш артыннан бара торган булалар. Кемдер шунда үлә, ә кире кайтучылар турыдан-туры медсанчастька озатыла. Ә барысының да сәбәбе – дошманнар дача йортларына баручы сукмакларны һәвакыт миналый торган булалар.
Игорь Алексеевич искә төшереп узганча, яшәү шартлары бик начар. Җимерелгән биналар, тәрәзәләр комлы капчыклар белән капланган. Электр урынына – дизель-генератор. Бер мәртәбә су алып киләләр, ул барысына да үзләрен дә, киемнәрен дә юарга җитми. Мунча юк. Боткалар гына пешерәләр, сирәк кенә тушенка бирәләр.
Андрей Витальевич һәм Игорь Алексеевич балаларга әтиләренең, һәм бабаларының истәлеген онытмауларын теләделәр. Патриотик юнәлештәге чараларга бару һәм ата-бабалары кылган батырлыкларын истә тотуларын изге бурычлары дип билгеләп үттеләр.
Чара ахырында барысы да өйләренә әйләнеп кайтмаган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Балалар сугыш хәрәкәтләре ветераннарына үзенчәлекле очрашу өчен рәхмәт әйттеләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Л. ДЕКИНА, экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге буенча белгеч.
Е. Рыжикова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа