Батыр авылында мунча янган
5 ноябрь көнне сәгать көндезге өченче яртылар тирәсендә Батыр авылында мунча яна. Соң күрәләр, шуңа да 15 квадрат метр мәйданнан файдаланыр нәрсә калмый, янып бетә. Күпмедер әйберләрне саклап калу мөмкин булса да, никадәр матди зыян килгәнлеге әле ачыкланып бетмәгән. - Әлеге күңелсез хәлнең сәбәбе, - дип хәбәр итә эчке служба...
5 ноябрь көнне сәгать көндезге өченче яртылар тирәсендә Батыр авылында мунча яна. Соң күрәләр, шуңа да 15 квадрат метр мәйданнан файдаланыр нәрсә калмый, янып бетә. Күпмедер әйберләрне саклап калу мөмкин булса да, никадәр матди зыян килгәнлеге әле ачыкланып бетмәгән.
- Әлеге күңелсез хәлнең сәбәбе, - дип хәбәр итә эчке служба майоры Юрий Хребет, - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сукмау, мич якканда саклык чаралары күрмәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа