Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Башыңа кар төшмәсен!

Пензадагы "ТЭЦ-1" белән бәйле гадәттән тыш хәлне (кар аның түбәсен җимереп төшергән һәм шәһәр җылысыз кала) видекоиңәшмәдә искә төшерделәр. Мондый зур проблема һәр җирдә килеп туарга мөмкин. Аны булдырмас өчен түбәләрнең кардан чистартылып торуы мөһим. Бу йөкләмә торак-коммуналь хуҗалыкларына тапшырылды. - Кар бик күп ява. Мин сезнең бу сорауга бик...

Пензадагы "ТЭЦ-1" белән бәйле гадәттән тыш хәлне (кар аның түбәсен җимереп төшергән һәм шәһәр җылысыз кала) видекоиңәшмәдә искә төшерделәр. Мондый зур проблема һәр җирдә килеп туарга мөмкин. Аны булдырмас өчен түбәләрнең кардан чистартылып торуы мөһим. Бу йөкләмә торак-коммуналь хуҗалыкларына тапшырылды.

- Кар бик күп ява. Мин сезнең бу сорауга бик игътибарлы булуыгызны үтенер идем. Урыннарда махсус комиссия төзеп, кардан чистартылмаган объектларны барларга кирәк. Кайбер урыннарда кар чамадан тыш күп. Биналарыбыз, нигездә, иске, - диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры.

Бөгелмәнең "Торак-коммуналь хуҗалыгы" департаменты начальнигы Ринат Манасыйпов:

- Бу эшне без инде башлап җибәрдек. Бигрәк тә янәшәдә җәяүлеләр сукмагы булган йорт түбәләрен контрольдә тотабыз. Моннан тыш, ишегалларын кардан чистарту эшен дә алып барабыз. Гыйнвар аенда 1 200 мең куб метр кар чыгардык. Чүплеккә ташланган чыршылар 18 "КамАЗ" машинасына төялеп, фермер хуҗалыкларына җибәрелде, - дип узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса