Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Башкортстанда өч метрлы динозавр фигурасы янган

Янгын ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

23 августта Башкортстанның Сибай шәһәрендә өч метрлы динозавр фигурасы янган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар әлеге урыннан фотолар һәм видео урнаштырган. Бу хакта «Башинформ»агентлыгы хәбәр итә.

Шаһитлар әйтүенчә, гадәттән тыш хәл җирле паркта булган – биредә Рекс кушаматлы динозавр янган.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе сайтында хәбәр ителгәнчә, металл каркастан эшләнгән, ясалма күн белән әйләндереп алынган фигурага ут кабуы хакындагы хәбәр 17.36 сәгатьтә килгән.

Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре (ике берәмлек техника һәм биш янгын сүндерүче) юл тоткан. Алар утны 13 минут эчендә сүндергән.

Янгын ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6