Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Башкортстанда балаларга әти-әниләреннән башка сәүдә үзәкләренә килүне тыйдылар

Республикада 10 ноябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен яңадан тулы үзизоляция режимы кертелә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров балигъ булмаган балалар өчен яңа чикләү кертте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы белән бергә 18 яшькә кадәрге балаларны сәүдә үзәкләренә кертмәскә дигән карар кабул ителде.

«Ата-аналары яки опекуннардан башка гына сәүдә үзәкләренә килсәләр, аларга ишекләр ябык булачак, - дип белдерде Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган киңәшмәдә. - Чөнки бездә сәүдә үзәкләре йөреп кайту урынына әверелеп бара һәм аларда нәрсә генә эшләмиләр».

Республика Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгына әлеге кагыйдәне контрольдә тоту йөкләнде.

«Башинформ» агентлыгы Башкортстанда 10 ноябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен яңадан тулы үзизоляция режимы кертелүе хакында хәбәр иткән иде. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса