Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Башкортостан юлындагы һәлакәт нәтиҗәсендә биш кешенең гомере өзелгән

Тагын ике кешенең җәрәхәт алуы турында мәгълүмат бар. Башкортостанның Туймазы районында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, тагын ике кеше төрле җәрәхәтләр алган, дип яза Интерфакс агентлыгы. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте якшәмбе көнне хәбәр иткәнчә, Октябрьский-Имәнгол юлында Мәскәү вакыты белән 2:00 сәгать тирәсендә "Лада Калина"...

Тагын ике кешенең җәрәхәт алуы турында мәгълүмат бар.

Башкортостанның Туймазы районында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, тагын ике кеше төрле җәрәхәтләр алган, дип яза Интерфакс агентлыгы.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте якшәмбе көнне хәбәр иткәнчә, Октябрьский-Имәнгол юлында Мәскәү вакыты белән 2:00 сәгать тирәсендә "Лада Калина" һәм "Ниссан" машиналары бәрелешкән.

"Һәлакәт нәтиҗәсендә, беренчел мәгълүматлар буенча, биш кешенең гомере өзелгән - дүртесе "Калина" машинасыннан, бересе "Ниссан"нан. Ике кешенең җәрәхәт алуы турында мәгълүмат бар", - дип хәбәр иткәннәр матбугат хезмәтеннән.

Хәзерге вакытта фаҗига булган урында тикшерү-оператив төркеме эшли. Һәлак булганнарның шәхесе, шулай ук юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса