Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Башкарма комитет карары

Бөгелмә муниципаль районы тарафыннан халыкка күрсәтелә торган торак хезмәтләренә 2019 ел өчен тарифларны раслау турында.

Россия Федерациясе Торак кодексы нормаларын, 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131нче Федераль Законны гамәлгә ашыру максатында,

1. Расларга һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертергә:

– торак биналарны социаль найм килешүе белән тотучылар, муниципаль торак фонды торак биналарын найм килешүе белән тотучылар, күпквартирлы торак йортларда идарә итү ысулын сайлау турында карар кабул итмәгән торак милекчеләре, күпквартирлы йортлардагы квартирлардагы гомуми җыелышта торакны тоткан һәм ремонтлаган өчен түләү күләмен билгеләү турында карар кабул итмәгән милекчеләр өчен  торакны карап тоту һәм ремонт өчен түләү күләме – 1 нче кушымтада билгеләнгәнчә;

– муниципаль торак фондының торак биналарны найм килешүләре буенча тотучылар өчен торак бинадан файдалану ставкасы (наем өчен ставка) – 2 нче кушымтада билгеләнгәнчә;

2. Күмәк мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлекләренә – әлеге карарны күмәк мәгълүмат чараларында бастырып чыгаруны тәэмин итәргә.

3. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары В.В. Гарәфетдиновка йөкләргә..

А. ГАЛИУЛЛИН,

“Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса