Баш тарткан өчен җәза алды
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенчә, 8 декабрьдән 14 декабрьгә кадәрге чорда җәмәгать судьялары Максим Геннадиевич Ермилинга карата ачык суд утырышы уздырганнар.
Ул медицина тикшерүе узу турында законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Хокук бозучыга 1 ел һәм 9 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Карар законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа