Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Барысы да – нефть өчен

Шушы көннәрдә "ТатНИПИнефть"тә хезмәт коллективының гомуми җыелышы булып узды һәм анда институтның агымдагы елның беренче яртысында ничек эшләгәнлеге турындагы мәгълүматлар игълан ителде. Нефть тармагындагы иң эре фәнни үзәкләрнең берсе булып торган "ТатНИПИнефть" "Татнефть" җәмгыятенең интеллектуаль милеген үстерү юнәлешендә планлы эш алып бара. Быел беренче ярты елда "Федеральный институт промышленной собс-твенности"...

Шушы көннәрдә "ТатНИПИнефть"тә хезмәт коллективының гомуми җыелышы булып узды һәм анда институтның агымдагы елның беренче яртысында ничек эшләгәнлеге турындагы мәгълүматлар игълан ителде.
Нефть тармагындагы иң эре фәнни үзәкләрнең берсе булып торган "ТатНИПИнефть" "Татнефть" җәмгыятенең интеллектуаль милеген үстерү юнәлешендә планлы эш алып бара.
Быел беренче ярты елда "Федеральный институт промышленной собс-твенности" Федераль дәүләт бюджет учреждениесенә уйлап табуга патент бирүне сорап - 46, файдалы модель өчен - 1, ЭВМ программаларын дәүләт теркәвенә 4 заявка бирелде. Ярты ел эчендә уйлап табуларга - 81, файдалы модельгә - 1, ЭВМ программаларын дәүләт теркәве узганга 5 таныклык алынды.
"ТатНИПИнефть" белгечләренең фәнни-тикшеренү эшчәнлеге быел, беренче чиратта, югары үзлелектәге нефть чыгару технологияләрен ка-милләштерүгә, авыр чыгарыла торган запасларны эшкәртүгә, шулай ук скважиналар бораулау, эксплуатацияләү һәм ремонтлауның нәтиҗәлелеген күтәрә торган технологияләр булдыруга, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның яңа алымнарын эшләүгә юнәлтелде, дип хәбәр итә "Татнефть" җәмгыятенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса