Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янындагы территорияне үстерү концепциясен эшли башладылар
Концепция территорияне этаплап үстерүне күздә тота.
Казан мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янындагы территорияне үстерү концепциясен эшләүгә старт бирелде. Узган атнада Шәһәрне үстерү институты хезмәткәрләре, участокны тикшерү өчен, урынга чыктылар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концепция территорияне этаплап үстерүне күздә тота. Башта гыйбадәтханәгә якын участокны төзекләндерү планлаштырыла. Аннары җәяүлеләр элемтәсе системасы оештырылачак һәм парковка җиһазландырылачак. Шулай ук туристлык хезмәте күрсәтү объектларын урнаштыру өчен урыннар барлыкка киләчәк, дип хәбәр иттеләр Шәһәрне үстерү институтында.
Эшләр объектка транспортта һәм җәяүләп барып җитүне тәэмин итә алырлык туристлык инфраструктурасы булмау сәбәпле башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia