Балның сыйфатын ничек билгеләргә?
Бал умарта кортлары җыйган чәчәк нектарын эшкәртү продукты булып тора, шуңа күрә аның дәвалау үзлекләре үзе җыйган үсемлекләргә турыдан-туры бәйле.
Иң беренче, бал сатучыдан умарталыгының кайда урнашканын сорагыз, җавабына карап, тиешле мәгълүмат алырга була.
Кыш көне бөтен бал да утыра, әгәр сезгә кышын сыек бал тәкъдим итсәләр, димәк, бу ясалма. Банканың өске өлеше агарып торырга мөмкин, ә менә күбекләнеп торса, су кушылган булуы ихтимал.
Ясалма балның исе юк – шуны истә тотыгыз. Сыйфатлы бал хуш исле һәм аны капкач, тамак төбендә әчкелтем тәм кала. Салфеткага яки башка яссылыкка тамызгач, чын бал агып китми, формасын саклый. Балга манчылган кәгазь янмый, төрле кушылдыклысы ис чыгарып яна. Бал болгатылган суга бер тамчы йод тамызгач зәңгәрләнсә, бал натураль түгел. Яссы тәлинкәгә сыек балны салып, әкрен генә әйләндерсәң, сыйфатлы бал бераздан кәрәз формасын ала.
Кайсы балны сайларга?
Бал умарта кортлары җыйган чәчәк нектарын эшкәртү продукты булып тора, шуңа күрә аның дәвалау үзлекләре үзе җыйган үсемлекләргә турыдан-туры бәйле.
Акация балы ютәлгә каршы һәм антисептик чара буларак кулланыла. Бал - сыек рәвештә үтә күренмәле, аңардан акция чәчәге исе килеп тора.
Ак донниктан (кандала үләне) ясалган бал кан әйләнешен тизләтә, эчке органнарның ялкынсынуын бетерә. Ул ютәлне дәвалый, тынычландыра. Стенокардия, гипертония, үпкә бронхиты һәм туберкулезы, ревматизм, картайган ютәлне дәвалауда, мигрень һәм йокысызлык, шулай ук климакс вакытында һәм имезүче аналар өчен сөт стимуляторы буларак кулланыла.Төсе ак, кайчагында аксыл-сары.
Карабодай балы үзенә күрә хуш исле һәм үзенчәлекле . Бу бал куе сары төстә. Микробларга каршы тору үзлекләренә ия, ашказаны-эчәк тракты һәм бөер авырулары вакытында ашарга киңәш ителә.
Юкә балы тынычландыра, ютәлне дәвалый, йокысызлыктан коткара. Ул грипп, бронхларның лайлалы ярысы, эчәклек һәм сидек куыгы ялкынсынганда киңәш ителә. Юкә балы - баллар арасында иң яхшы сортларның берсе, үзенчәлекле тәмгә ия, ул хәтта башка бал катнашмасында да җиңел таныла. Балның төсе ак, кайчагында бөтенләй үтә күренмәле.
Бөтнек балы авыртуны баса, иммунитетны ныгыта, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, шулай ук үт куыгы һәм ашказаны-эчәк тракты дискинезияләрендә кулланыла. Төсе кызгылт-сары була, бөтнек исе килеп тора.
Көнбагыш балы күпләп җитештерелгәч, очсыз һәм сыйфатсыз санала, әмма бу дөрес түгел. Ул суык тиеп авырганда бик яхшы ярдәм итә. Токсиннардан арындыра, иммунитетны яхшырта. Төсе ачык сары.
Соңгы елларда базарда рапс балы күпләп сатыла башлады. Әлеге үсемлек ген инженериясе белән ясалма уйлап табылган, шуңа аның балына караш сак, югыйсә, бүгенге көнгәчә зыяны ачыкланмаган, ә менә файдасы күп - эчәклек эшчәнлеген яхшырта. Тиредәге төрле проблемаларны (пешү, өшү, күгәргән урыннар) дәвалый.
Тукранбаш балы сидекне куа, ютәлне йомшарта, эчәклек эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый. Ачык төстә, үзенчәлекле тәме һәм исе бар.
Ылыслы агачлардан җыелган бал сулыш юллары һәм сидек чыгару системасы авырулары вакытында бик яхшы ярдәм итә. Антисептик, ялкынсынуга каршы һәм тынычландыру сыйфатына ия. Бал үзенчәлекле сумала тәме белән аерылып тора.
Тәмәке балы тәмәке үстерелә торган урыннарда җитештерелә. Аның төсе какаоны хәтерләтә һәм үзенчәлекле тәмәке исе килә, шуңа күрә аны ашамыйлар. Гадәттә, тәмәкегә хуш ис бирү өчен генә кулланыла, чөнки ул микробларга каршы тору сыйфатына ия.
Катнаш бал төрле үсемлекләрдән җыела. Гадәттә, мондый балны аның җыю урыны буенча атыйлар: урман, дала, болын, тау. Төсе - ачык сарыдан караңгы сары төскә кадәр, ул тәмле һәм хуш исле. Ютәлне йомшартучы, ялкынсынуга каршы һәм авыртуны баса торган югары туклыклы һәм дәвалау үзлекләренә ия.
Кәрәзле бал бик файдалы, чөнки бал белән бергә организмга балавыздагы витаминнар да керә, өстәвенә, теш казналарына яхшы тәэсир итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа