“Балкыш” җәмгыятендә эшләүче Фирдәвес ханым Сәгыйтованың Һиндстанга сәяхәте
Әле кайчан гына видеомагнитофон тасмасына язылган Һинд фильмнарын карап, аларның кешеләренә, табигатенә сокланып утырып, ул илне үз күзләрең белән күрү беркайчан да тормышка ашмаслык хыял булып тоелган булса, бүгенге көндә исә, күп кенә якташларыбыз, шәһәрдәшләребез әлеге илнең матурлыгын күреп хозурлана, әкият илендә булып, рухи азык ала. Шундыйларның берсе - бүгенге...
Әле кайчан гына видеомагнитофон тасмасына язылган Һинд фильмнарын карап, аларның кешеләренә, табигатенә сокланып утырып, ул илне үз күзләрең белән күрү беркайчан да тормышка ашмаслык хыял булып тоелган булса, бүгенге көндә исә, күп кенә якташларыбыз, шәһәрдәшләребез әлеге илнең матурлыгын күреп хозурлана, әкият илендә булып, рухи азык ала.
Шундыйларның берсе - бүгенге сәхифәбезнең төп герое, ачык йөзле, киң күңелле һәм тормышның һәрбер мизгеленнән матурлык эзләүче Фирдәвес ханым Сәгыйтова. Ул, лаеклы ялда булуына да карамастан, "Балкыш" җәмгыятендә эшләвен дәвам итә, шул ук вакытта үзенең сәламәтлегенә, төрле илләр белән танышуга да зур игътибар бирә.
Фирдәвес Мөхәммәтрәшит кызы әле күптән түгел генә үзенең зур хыялын тормышка ашырып, Һиндстанга сәяхәт кылган. Анда алган кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты.
- Фирдәвес ханым, сәяхәт өчен ник нәкъ менә Һиндстанны сайладыгыз?
- Чөнки мин яратып шөгыльләнүче йоганың туган җире - Һиндстан. Минем онытылмаслык сәяхәтем йогатур аша оештырылды һәм безнең илдә кышның иң салкын вакытына - 9-25 февральгә туры килде. Йогатурның үзенчәлеге шунда, аларда стандарт хезмәтләр пакетыннан (юл, тору, ашау) кала, рухи һәм физик халәтне үсерүгә юнәлтелгән көчле энергетика комплексы да керә. Йога белән шөгыльләнүче кешеләрдән торган төркем кешеләре бергә тупланып ял итә, шул ук вакытта йога белән шөгыльләнә.
- Кайсы дәвердән бирле йога белән кызыксынасыз?
- 2010 елда шөгыльләнә башладым. 2012 елда индус, йога белгече, Мәскәүнең табиб-травматологы Рави Кумар Довлури ысулы белән ныклап мавыгып киттем. Ул телевидениедә алып барган йогага багышланган тапшыруны яратып карый башладым. Башта аның белән бергә телевидениеның зәңгәр экраннары аша шөгыльләндем, аннан дискларын сатып алдым, соңрак интернеттан эзли башладым, шулай итеп, ныклап кереп киттем. Миңа йога бик тә булышты, бервакыт буыннарым бик авыртып, аякларым йөрмәс булган иде, хәзер Аллага шөкер, зарманмыйм, барысы да бик әйбәт.
- Әлеге сәяхәт сезгә нәрсә бирде?
- Бик зур эмоциональ күтәрелеш алдым, чын әкияттә булып кайттым, һаман андагы истәлекләрем белән яшим. Без торган урын шәһәр читендә, Конарк шәһәреннән 7-8 километр ераклыкта, Бенгальск култыгында иде. Су температурасы 32 градус, ә тирә-якта бөтен әйбер чәчәк ата. Хәзер әлеге картинаны күз алдына китерәм дә, күңелләргә рәхәт булып китә.
Безнең төркемдә ял итүчеләр Мәскәү, Мурманск, Чиләбе, Уренгой, Екатеринбург, Ставрополь, Краснодардан килгән туристлар иде. Төркем җитәкчесе Рави Кумар йога буенча тирәнтен курс алып барды - көненә 8әр сәгать шөгыльләндек. Бик ошады, тагын барырга тырышачакмын.
- Үз күзләрегез белән күргәннәрне, һиндстанлыларның тормыш-көнкүрешләрен тасвирлап үтсәгез иде.
- Андагы тормыш рәвешенә килгәндә, халык бай яшәми, шәһәргә барганда, юл кырыенда алачыклар тезелеп киткән, алар тактадан эшләнгән, түбәләре - пальма яфрагыннан. Һиндстанда дин бик нык үсеш алган диясем килә, адым саен храм - дин йорты. Кечкенәдән алып, зурларына кадәр -аларның саны бик күп, күбесенә төзекләндерү эшләре таләп ителә әлбәттә, шулай да, алар матур, бай итеп эшләнгән һәм бизәлгән. Юллары бик әйбәт, кешеләре ачык йөзле, алардан ниндидер җылы нур бөркелә. Халык бик әкрен, беркая да ашыкмыйлар, үз көйләрен көйләп кенә йөриләр. Юл уртасында сыерлар йөри яки ятып тора икән, машиналар туктап, аларның үтеп киткәнен көтеп торалар, йә әкрен генә урап узалар. Шулай итеп, хайваннарга аерым хөрмәт сизелә. Ул анда - изге хайван санала.
- Бәлки чит җирдәге ниндидер күренеш сезне гаҗәпкә калдыргандыр?
- Чит җирнең һавасы, андагы тормыш рәвешен үз күзләрең белән күрү үзе бер гаҗәеп әйбер. Мәсәлән, без яши торган җирдән ерак түгел, ир-егетләр торба сузалар иде, ә ике хатын-кыз зур кәрҗиннәргә кирпеч турырып, яртышар капчык цементны башларына куеп ташыйлар. Әлеге хәл мине бик нык гаҗәпләндерде. Хәтта алар белән фортога да төштем. Ә гомумән алганда, анда бөйтен җирдә ир-егетләр эшли. Алар сатучы да, кассир да, төзүче дә...
- Сезнеңчә, сәяхәт итү, илләр күрү, аларның традицияләре белән танышу кирәкме?
- Әлбәттә, сәяхәткә һичшиксез барырга, йөрергә кирәк. Һәркемне дә дөньядагы илләр белән, андагы халык белән танышырга өндәр идем. Чөнки мондый эмоциональ, рухи күтәренкелек, уй-кичерешләр синең бөтен гомерең буена озатып бара һәм яшәргә көч бирә. Яшь чактан ук сәяхәт итмәвемә бик үкенәм. Дөнья мәшәкате беркайчан да бетми, ә җирдә бер тапкыр гына яшибез, гомернең кадерен белеп, үкенмәслек итеп яшәргә кирәк.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Фотолар - язма героеның шәхси альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа