Балаларның үлемендә табиб гаебе бар дип уйлыйлар
Республика тикшерүчеләре Бөгелмә районының үзәк хастаханәсе табибы-анестезиологының эш-гамәлләрендә җинаять билгеләре тапкан һәм ике җинаять эше кузгаткан. РФ ҖК 109 нчы маддәсенең 2 нче бүлеге нигезендә ("Һөнәри вазифаларын тиешле дәрәҗәдә башкармау нәтиҗәсендә, үлем очрагына китерү"), 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган, дип хәбәр итә Казан хокук яклаучылары. 2014 елның 2...
Республика тикшерүчеләре Бөгелмә районының үзәк хастаханәсе табибы-анестезиологының эш-гамәлләрендә җинаять билгеләре тапкан һәм ике җинаять эше кузгаткан.
РФ ҖК 109 нчы маддәсенең 2 нче бүлеге нигезендә ("Һөнәри вазифаларын тиешле дәрәҗәдә башкармау нәтиҗәсендә, үлем очрагына китерү"), 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган, дип хәбәр итә Казан хокук яклаучылары.
2014 елның 2 гыйнварында Бөгелмәдәге күпфатирлы йортларның берсендә янгын чыга. Янгында зыян күргән 5 һәм 8 яшьлек ике кызны ашыгыч ярдәм машинасында Бөгелмә районы үзәк хастаханәсенә илткәннәр.Табиб-анестезиолог җитәкчелегендә хастаханә персоналы тарафыннан күрсәтелгән ярдәм, балалар гомерен саклап кала алмый.
Җинаять эшен Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге алып бара.
Якын көннәрдә, суд-медицина экспертизасын үткәрү өчен, эксгумация уздыру планлаштырыла.
Вафат булган кызларның әниләре Римма Бикмөхәммәтова 2011 елда Татарстан Республикасы "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнгән булган.
"Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа