Балаларны яклау көнендә “Зур тәнәфес” онлайн-фестивале узачак
Трансляция “ВКонтакте” социаль челтәре берләшмәсе мәйданчыгында планлаштырылган.
Балаларны яклау көнендә, 1 июньдә, мәктәп укучылары өчен “Зур тәнәфес” онлайн-фестивале узачак. Трансляция “ВКонтакте” социаль челтәре берләшмәсе мәйданчыгында планлаштырылган, ул 24 сәгать эфирда ачык булачак.
Көн дәвамында бөтен ил буенча музыкантлар, спортчылар, галимнәр, дизайнерлар, блогерлар, балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтләре, Федераль балалар үзәкләре вәкилләре катнашында онлайн- һәм офлайн-чаралар узачак. Мәсәлән, “Таврида” Арт-кластеры командасы ятим балалар өчен берничә иҗади юнәлеш буенча 500дән артык офлайн-мастер-класс үткәрәчәк.
Иртә Олимпия чемпионнары белән бергә зарядка ясаудан башланачак, аннары кулинария мастер-класслары һәм төрле темаларга онлайн-дәресләр узачак. Ата-аналарны да кызыклы программа көтә. Мәсәлән, мәгариф өлкәсендә экспертларның тәкъдимнәрен алар “Одноклассники” социаль челтәрендә “Зур тәнәфес. Ата-аналар җыелышы” берләшмәсе мәйданчыгында ишетә алачаклар. Соңыннан “Төнге контакт” бәйрәм онлайн-шоу-концерты узачак.
“Зур тәнәфес” конкурсын оештыручылар – “Россия – мөмкинлекләр иле” АНО, “ПроеКТОриЯ” проекты, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм “Роспатриотцентр” ФДБУ. “Зур тәнәфес” конкурсының дистанцион этабы БольшаяПеремена.онлайн сайтында узачак.
Конкурсның ярымфиналына 6 мең укучы чыгачак, 1,2 мең кеше финалист булачак, ә 8-9нчы сыйныфларда укучы 300 һәм 10нчы сыйныфта укучы 300 укучы җиңүче булачак.
Барлыгы турыдан-туры 18 сынау этабы узачаклар, финал агымдагы елның октябрендә узачак. 10нчы сыйныф укучыларына 1 миллион сум күләмендә приз каралган, алар акчаны уку өчен түли алачак. 8-9нчы сыйныф укучылары өстәмә белем алуга һәм мәгариф гаджетларын сатып алуга сарыф ителә ала торган 200 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәләр. Конкурсның барлык финалистлары да “Артек”ка юллама алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа