Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга 10 мең сум түләүне өченче тапкыр бирергә телиләр

Бүген Россия Хөкүмәтенең "балалар унлыгы”на түләү өчен акча бүлеп бирүе билгеле булды. Тик бу юлы дәүләттән ярдәмне барысы да ала алмаячак - өч шарт та гаиләләрнең күп өлешен бу исемлектән сызып ташлый.

Михаил Мишустин имзалаган карар нигезендә, хөкүмәт балалары булган гаиләләргә ярдәм итүгә 4,31 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирәчәк. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме, элеккегечә, балага 10 мең сум тәшкил итәчәк.

Тик хикмәт шунда – бу акчага бөтен гаиләләр дә исәп тота алмый. "Балалар унлыгы" алу өчен гаилә өч шартка җавап бирергә тиеш.

Беренчедән, ярдәмне өч яшьтән дә өлкәнрәк булмаган балалары булган гаиләләр генә ала алачак.

Икенчедән, түләүләргә гаиләнең бер әгъзасына керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр генә дәгъва итә ала.

Өченчедән, өч баладан да ким булмаган бала тәрбияләүче гаиләләргә генә биреләчәк.

Шулай итеп, кечкенә һәм бик түбән керемле күп балалы гаиләләр генә яңа түләүләр алачак. Сезгә түләүләрнең тиешме-юкмы икәнлеге турында тулырак мәгълүматны КФҮ бүлекчәләрендә яки социаль яклау органнарында белергә мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса