Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балалар терроризмга каршы

Шушы девиз астында Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар узды.

Башта балалар бу истәлекле датаның ни өчен билгеләп үтелүен белделәр, Бесландагы террорчылык акты турында фильм карадылар һәм ул куркыныч көннәрдә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары учреждение территориясендә өлкәннәр җитәкчелегендә   террорга юл куймас өчен ни эшләнергә тиешлеге турында мөһим кагыйдәләр һәм гамәлләр беркетелде. Балалар бик теләп  «Спортка – әйе, терроризмга – юк» лозунгы белән спорт эстафеталарында катнаштылар.

Соңыннан балалар урамга чыктылар һәм узып баручыларга Россиядә булган барлык фаҗигаләр турында искә төшерү өчен листовкалар тараттылар һәм уяу һәм игътибарлы булырга өндәделәр.

Альбина Латыйфуллина, логопед

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса