Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар, сак булыгыз, бозлавык!

Бердәм куркынычсызлык көнендә Прогресс авыл китапханәчесе “Чуар тавык” балалар бакчасында “Сак булыгыз, бозлавык” дип аталган чара уздырды.

Чарада ул балаларга кыш айларында, бозлавык булу сәбәпле, аяк  астына карап йөрергә кирәклеген аңлатты. Йорт тирәләрендә өй түбәләреннән соңгеләр асылынып торуын, алардан да сак булырга кирәклеген билгеләп үтте. Таудан шуганда да саклану чараларын күздә тотарга кушты. Балаларга Л. В. Петрановскаяның “Нәрсә әшләргә , әгәрдә...” дип аталган китаптан өзекләр укылды. Югарыда билгеләп үтелгән төрле ситуациаләр җентекләп уртага салып сөйләшенде. Китапханәче чарада әйтелгән кагыйдәләрне истән чыгармаска өндәде.

 

Миләүшә Минхәерова,

Прогресс авыл китапханәчесе

Полина КРАСНОВА фото тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса