Балалар бакчасында - янгын
Бүген төш вакытында Әтнәнең Күңгәр балалар бакчасында янгын чыккан.
Аллага шөкер, балалар бакчасында балалар юк вакыт. Әлеге бинада 22 майда эш туктатылып, сүтелер өчен бушатылган булган.
-Дөрләп янды, кирпечләре генә утырып калды, - ди авыл халкы. Алла саклады, балалар булса, ни булыр иде, - ди бар халык.
Янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана.
atnya-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа