Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар бакчасында Халык-ара туган тел көненә багышланган “Туган тел – атам-анам теле” дип исемләнгән чара узды

Чара “Туган телләр” турында презентация караудан башланып китте.

Балалар бакчасында Халык-ара туган тел көненә багышланган “Туган тел – атам-анам теле” дип исемләнгән чара узды.

Чара “Туган телләр” турында презентация караудан башланып китте. Балалар рус, татар, башкорт, якут шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Рус һәм татар телләрендә туган як турында җырлар башкардылар. ”Юрта”, “Чума үрдәк чума каз” халык уеннарында катнаштылар. Нәниләр татар, рус, башкорт, якут халкының милли биюләрен бик теләп һәм шатланып күр-сәттеләр. Бәйрәмгә “Мәкаль кыз” килде, ул мәкальләр, әй-темнәр турында сөйләде һәм “Әйтемне дәвам ит” уены оештырды.

Балалар бәйрәм барышында милли киемнәрдәге курчаклар, ризыклар, көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Чара Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса