Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Балачакта – кунакта

...Балачак. Беркайчан да кабатланмас балачак иле - кеше гомерендәге серле, мавыктыргыч алан. Шул аланда - әниләрнең йөрәк җылысы белән сугарылган бишек җырлары моңы, беренче тапкыр әйтелгән әннә, әттә сүзләре, олы дөньяга атлап киткән тәүге адымнар... Тел - кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып...

...Балачак. Беркайчан да кабатланмас балачак иле - кеше гомерендәге серле, мавыктыргыч алан. Шул аланда - әниләрнең йөрәк җылысы белән сугарылган бишек җырлары моңы, беренче тапкыр әйтелгән әннә, әттә сүзләре, олы дөньяга атлап киткән тәүге адымнар...

Тел - кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән, техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйлап табу, иҗат итү эшләре - барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.

Гомумән алганда, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен өйрәтүнең дәрәҗәсен күтәрергә, әдәби хәзинәләребезне башка халыкларга танытырга һәм балаларыбызны рухи яктан баетырга кирәк.

Шушы максаттан безнен 1 нче "Карлыгач" балалар бакчасы төркемнәрендә бик күп кулланма методик пособиеләр, милли почмаклар булдырылган.

Нәкъ менә шушы хакыйкатьне истә тотып, балаларның яшь үзенчәлекләре буенча билгеләнгән программа да каралган, 1-3 яшьлек балалар өчен ягымлы, назлы бишек җырлары, күңелле такмаклар, бала тугач әйтелә торган теләк-юраулар, бармак уеннары бирелсә, 4-7 яшьлек балалар өчен табигатькә, кош-кортка эндәшләр, календарь-йола җырлары авазларны дөрес әйтергә өйрәтү, фонематик ишетү сәләтен арттыру өчен менә дигән мөмкинлек.

Без, беренче төркем тәрбиячеләре Р. Фәйрушина һәм Г. Сәлахова, балаларда бәйләнешле сөйләм үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау өчен бик кирәкле, кызыклы уен уйлап чыгардык - "Тылсымлы чәчәк" методик пособиесе. Төп максаты - балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү, төсләрне танырга, төрле зурлыктагы предметлар белән эш итүләренә ирешү, игътибарларын, эмоциональлекләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса