Балачак белән очрашу: Светлана Лапшина совет чоры курчакларын җыя
Аның коллекциясендә инде 150гә якын курчак бар. Күптән түгел ул яңалары белән тулыланды. Совет чоры курчаклары янына 1954 елда чыгарылган Кыш бабай уенчыгы да күченде.
Коллекциядәге һәр курчакның исеме, фабрикасы билгеле. Светлана Лапшина һәркайсының тарихын белә.
СССРда эшләнгән
Аларның барысы да “тумышы” белән Советлар Союзыннан. Нәкъ шул ягы белән бу коллекция Светлана Лапшина өчен бик кадерле. Курчаклар нык, чөнки пластмассадан ясалганнар, алар балалар өчен куркынычсыз. Мондый уенчыклар турында совет чорында яшәгән һәр бала хыяллангандыр. Шулхәтле күп курчакны ул вакытта бары тик махсус кибетләрдә күрү мөмкин иде, дип сөйли өлкәннәр. Бүгенге көндә исә алар, гомумән, раритет. Людмила Лапшина өчен алар кадерле экспонатлар һәм дуслар гына түгел, ә балачак хатирәләре дә! Ерак 50нче елларда Людмила Сергеевнаның өч яраткан курчагы булган. Беренчесе – целлулоидтан ясалган пупс. Аннары әти-әнисе аңа чүпрәктән тегелгән курчак алып бирә. Өченче чибәркәй опилкадан ясалган була. Кызганычка каршы, алар берсе дә коллекциядә юк. Әмма Людмила Лапшина өметен югалтмый. Нәкъ менә шундый курчакларны эзләп табу нияте шундый матур коллекция туплауга китерә дә.
– Бик сирәк кеше балачагында уйнап үскән курчагын хәтерли. Өстәвенә, ул чорда уенчыклар бик аз иде. Минем, мәсәлән,бары өч курчагым булды.Әле дә аларның кыяфәтләрен, нинди күлмәктән булуларын хәтерлим. Хәзер аларны эзләп табулары бик авыр, дөресрәге, кыйммәт. Коллекционерлар 50нче елларда чыккан курчакларны бик кадерләп саклыйлар. Алар әллә ни күп тә түгел, шуңа күрә бәяләре дә югары. Опилкалардан пресслап ясалган курчакларны, мәсәлән, 10 мең сумга саталар, ә целлулоидтан ясалганнары, гомумән, 30 мең сумнар тирәсе, – дип сөйләде “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларына Людмила Лапшина.
Булган матурлыкны кайтара
Совет чорында ук мондый уенчыкларның бәясе бик югары булган. Сатып алу өчен ярты хезмәт хакы киткән. Шуңа күрә кайбер гаиләләрдә үскән балалар өчен бу курчаклар тормышка ашмый торган балачак хыялы булып калган. Бүген исә алар модада түгел, ә бәяләре, вакыт үтү белән курчаклар таушалса да, “әкияттәге” төсле – югары. Уенчыкларга элекке матурлыкларын кайтару өчен Людмила Лапшинага реставрация эшен өйрәнергә туры килә. Аның махсус аптечкасында пластмасса кисәкләреннән алып, лак һәм шиньонга кадәр кирәкле әйберләр бар. Бөгелмәле курчакларның оригиналь кыяфәтен саклап калырга тырыша. Бу эштә аңа башка шәһәрләрдән коллекционерлар ярдәм итә. Уртак форумнарда алар фотографияләр буенча курчакларның нинди фабрикада ясалганнарын, исемнәрен, нинди күлмәктән булуларын ачыклыйлар.
– Минем коллекциядә күпчелек – Казан фабрикасында ясалган курчаклар. Менә, мәсәлән,Оля исемле курчакны алыйк. Мин аны Казанның иске әйберләр сата торган базарыннан алып кайттым. Бу курчак, якынча, 70 нче елларда чыга. Ни өчен дип әйткәндә, әлеге курчакларның куллары кереш белән тоташтырылган. Инде 80нче елларда резьбалы детальләр ясый башлыйлар. Һәр фабрика үз курчакларына исем бирә. Кызганычка каршы, минем коллекциядә “билгесез” бер курчак та бар, – дип, кайбер серләрне “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларына ачып бирде Людмила Лапшина.
Йорт себерүче белән дустанә
Һәр уенчыкның үз тарихы бар. Аларның һәрберсе диярлек “табылдык” . Берсен йорт себерүче китереп биргән, икенчесен – балалар бакчасы тәрбиячесе... Кайберләрен Людмила Лапшина чүплекләрдән, гараж территорияләреннән, бакчалардан әзләп таба. Араларында өлешләрдән җыелган “чибәркәйләр” дә бар. Соңгы елда аның коллекциясе янә тулыланды. Нина исемле курчакны, күченү сәбәпле, бер бөгелмәле Людмила Сергеевнага биреп калдыра. Нина “Кругозор” Мәскәү фабрикасында ясалган.
– Әлеге вакытта мин коллекциядәге һәр курчакның электрон картатекасын булдыру өстендә эш алып барам. Бу бик авыр, әмма бик кирәкле эш. Бөгелмәлеләр минем коллекция белән танышып, балачак хатирәләрен яңарта ала. Туган якны өйрәнү музеенда һәр ел диярлек совет чоры курчакларыннан күргәзмә оештырам. Хыялда бөгелмәлеләрне совет чоры Яңа ел уенчыклары белән таныштыру. Мәсәлән, 54нче елда чыккан Кыш бабайны күреп, аны тотып караулары күпләр өчен кызыклы булыр иде, – дип, Людмила Лапшина “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларын киләчәккә планнары белән таныштырды.
Алсу Мөкатдәс
Фотолар: Илгиз Хәйруллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа