Бала коляскасына ут төрткәннәр
Чаллыда бала коляскасына ут төрткәннәр: зыян күрүчеләр бар
Чаллының Нариман урамындагы йорт подъездында бала коляскасына ут төрткәннәр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бер квадрат метр мәйданны биләгән ялкынны янгын сүндерүчеләр тиз арада сүндергәннәр. Янгын нәтиҗәсендә йорттагы кешеләргә зыян килгән. Ана белән бала, ис газы белән агуланып, хастаханәгә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа