Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бала хакын хакламаучылар

  Бөгелмә шәһәр судында 44 яшьлек гражданинның, җитди сәбәпләре булмауга карамастан, балигъ булмаган балаларына бернинди дә матди ярдәм күрсәтмәвенә бәйле эш каралды.

 

       Әти кешегә карата ай саен хезмәт хакының яки башка керемнәренең дүрттән бер өлешен баласы файдасына күчерә барырга тиешлеге турында хөкем карары 2013 елда ук чыгарылган булган инде. Әмма ул баланы үстерүдә ярдәм күрсәтүне бөтенләй кирәк эш дип санамаган, күрәмсең, алимент бурычлары 613 мең сумга җиткән.

Судта ул үз гаебен тулысынча таныды. Хәзер ул биш ай дәвамында мәҗбүри эштә эшләргә һәм хезмәт хакының 10 процентындәүләт файдасына түләп барырга тиеш.

2008 елдан бирле алиментын түләмәгән, бүгенге көнгә 696 мең сум бурычлы булган, беркайда да эшләмәүче 35 яшьлек хатын-кызга карата да хөкем карары закон нигезендә чыгарылды. Ул да 8 айга төзәтү эшләренә җәлеп ителә. Хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса