Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бала исән!

4 апрель көнне 18 сәгать 23 минутта Бөгелмә эчке эшләр бүлеге дежурныена бик борчылып, бер ханым шылтырата һәм 5 нче мәктәптә икенче сыйныфта укучы улының инде сәгать 4тә үк, кайтам дип, мәктәптән чыгып киткән булса да, һаман да өйгә кайтып җитмәгәнен әйтә. Шәхси состав шунда ук "тревога" сигналы белән аякка...

Эльвира Нурмөхәммәтова,
эчке эшләр бүлегенең күмәк мәгълүмат чаралары белән элемтә хезмәте өлкән инспекторы,
эчке служба капитаны.

Полицейскийлар башта малайның сыйныфташларыннан, укытучылардан, туганнарыннан сораштыралар, аннары, төркемнәргә бүленеп, Кирзавод районы территориясен тулысынча тикшереп чыгалар: мәктәп яны, урамнар, подъездлар, подваллар, чардаклар - берсе дә хезмәткәрләр игътибарыннан читтә калмый.

Төнге сәгать беренче ярты җиткәндә, ниһаять, бәхет елмая - Фрунзе урамындагы гаражлар арасында кар өстендә йокыга китеп баручы малай табыла! Тиз арада килеп җиткән "Ашыгыч ярдәм" табиблары: "Тагын берәр сәгать чамасы вакыттан малайны инде коткарып калу мөмкин булмас иде", - диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса