Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәмнәрдә Бөгелмә ашыгыч медицина ярдәме станциясе 940 чакыруны үтәгән

Бөгелмә РҮХнең кабул итү бүлмәсенә яңа ел бәйрәмнәре чорында 705 кеше мөрәҗәгать иткән.

2023 елның 31 декабреннән 8 гыйнварына кадәр Бөгелмә ашыгыч медицина ярдәме станциясе 940 чакыруны үтәгән. Шуларның 173е-балаларга. Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше ОРВИ белән бәйле. Бу хакта бүген шәһәр мэриясендә үткән атналык киңәшмәдә «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның баш табибы Александр Иванов хәбәр итте.

Бөгелмә РҮХнең кабул итү бүлмәсенә яңа ел бәйрәмнәре чорында 705 кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге җәрәхәтләр, кан әйләнеше, сулыш органнары авырулары, шулай ук ОРВИ белән бәйле.

Бәйрәм көннәрендә поликлиникага 400дән артык бөгелмәле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрнең төп сәбәпләре: ОРВИ, җәрәхәтләр, сынулар, кан әйләнеше системасы авырулары, шулай ук ташламалы дару препаратлары бирү, вакцинацияләү, үлем турында белешмәләр чыгару.

Яңа ел каникулларында Бөгелмә балалар поликлиникасына 214 мөрәҗәгать һәм 82 табибны өйгә чакыру булды. Төп диагнозлар - ОРВИ, назофарингит, кискен тонзиллит, отит һәм обструктив бронхит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса