"Бабушкина забота": бөгелмәлеләр ДНР һәм ЛНР халкы өчен җылы әйберләр алып килә башладылар
Барлык теләүчеләр акциядә катнаша ала.
Марианна Литвинова «Бабушкина забота» Бөтенроссия акциясендә катнашу өчен бөгелмәлеләрдән беренче юл салучы булды. Хатын-кыз «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенә Донецк һәм Луганск халык Республикаларында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә һәм мохтаҗ балаларга озату өчен үз куллары белән җылы әйберләр алып килгән.
Барлык теләүчеләр акциядә катнаша ала. Әйберләр Бөгелмә ш., М. Җәлил ур., 31 каб. адресы буенча кабул ителә. тел. 4-03-99.
Акция ике ай дәвамында узачак. Август ахырында барлык җыелган бәйләнгән әйберләр «Бердәм Россия»нең гуманитар үзәгенә җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа