Азнакайның матур тау җирлегендә төрки халыкларның «Чатыр тауда җыен - 2023» Халыкара халык иҗаты фестивале узды
Фестиваль «Чатыр тау җиле» театральләштерелгән тамашасыннан башланды.
Быел фестиваль 13 тапкыр үткәрелде. Татарстанның иң биек Чатыр тау итәгендә азнакайлылар һәр төркемне сәламләү җырлары һәм биюләре белән каршы алдылар. Килгән кунаклар өчен «Чәк-чәк аланы», «Балачак аланы», «Уен Fest», «Халыклар дуслыгы йорты урамы», «Кул эшләре аланы», «Әдәби алан» мәйданчыклары оештырылды.
Фестиваль «Чатыр тау җиле» театральләштерелгән тамашасыннан башланды. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов, танылган артистлар Гөлдәния Хәйруллина, Равил Галиев һәм башка хөрмәтле кунаклар зур хөрмәт һәм изге теләкләр белән чыгыш ясадылар.
Районыбызны Карабаш мәдәният йортында эшләп килүче «Наза» халык фольклор ансамбле, (җитәкчесе Сәрия Ягфар кызы Ибраһимова) «Җыям карлыган-җиләк» җыры белән тәкъдим итте. Ансамбль халык уен коралларында уйнавын күрсәтте. Фестивальдә катнашканы өчен коллектив диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Фестивальдә декоратив-кулланма иҗат осталары һәм халык осталары эшләнмәләре, милли ризыклар һәм көнкүреш әйберләре белән төрки халыкларның төрле милләтләре ишегаллары киң тәкъдим ителде.
— Фестиваль фольклор чыганакларны, онытылган милли гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне, халык җырларын популярлаштыру белән беррәттән, халыклар арасында дуслыкны, туганлыкны ныгытуда, яшь буынга борынгы җырларны һәм көйләрне җиткерүдә зур роль уйный, — дип фикере белән уртаклашты Карабаш мәдәният йорты җитәкчесе Эльвира Ибрагимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа