Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аз керемле кешеләргә физик затлар табышына салымны түләтмәскә тәкъдим иттеләр

Физик затлар кеременә салымның (НДФЛ) яңа шкаласын ясау 10 миллионга якын гражданга кагылачак, бу илдәге салым түләүчеләрнең 14 проценты дигән сүз.

Россиядә физик затлар кеременә салымның (НДФЛ) яңа прогрессив шкаласын кертергә тәкъдим иттеләр. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, парламентарий Сергей Катасоновның әлеге инициативасы Дәүләт Думасына тапшырылган.

Россиядә гыйнвар аеннан физик затлар кеременә салым ставкасы үзгәрде: кереме елына 5 миллион сумнан артып киткән гражданнар өчен ул 15 процентка кадәр күтәрелде, ә калганнар өчен элеккечә (13 процент) калды.

Катасонов фикеренчә, кереме елына 204 мең сум, яки аена 17 мең сум тәшкил иткән гражданнарны физик затлар табышына салымнан тулысынча азат итәргә кирәк. Керем әлеге суммадан артып киткән очракта ставка акрынлап 35 процентка кадәр күтәреләчәк.

Әлеге тәкъдим буенча, кереме 204 мең сумнан башланган гражданнар өчен салымның минималь күләме 13 процент, ә 5 миллионнан артып киткән очракта 15 процент булачак. Табышы елына 10 миллион сумнан да арткан кешеләр өчен физик затлар кеременә салым – 25, ә 100 миллионнан да күбрәк булса 35 процент тәшкил итәргә тиеш.

Мисал өчен, кереме 5 миллионнан артып киткән гражданнар – 623,5 мең, 10 миллионнан артса – 1,4 миллион, ә 100 миллионнан да артып киткән очракта 23,9 миллион сумга якын салым түләргә тиеш була, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса