Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авылда торак, юллар, коммуникацияләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары: Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча яңа программа кысаларында нәрсәләр эшләнде?

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында сөйләде.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

2020-2025 елларга «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның беренче елы ахырына якынлаша һәм аны гамәлгә ашыруга инде нәтиҗә ясарга мөмкин.

 «Безнең эшнең өстенлекләреннән берсе гражданнарның, шул исәптән авылда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү. Дәүләт программасы бу бурычларны хәл итүдә үзенең комплекслы алымнары белән бик вакытлы булды», дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 3 090,7 млн. сум акча тотылган, шул исәптән федераль бюджеттан – 1 336,1 млн.сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 1 038,8 млн. сум, җирле бюджетлар акчасы – 40,3 млн. сум, бюджеттан тыш чаралар – 675,5 млн. сум. Дәүләт программасын финанслау күләме буенча, агымдагы елда Татарстан Республикасы ил буенча лидерлар өчлегенә керә.

Дәүләт программасында 9 чара каралган, шуларның 8ендә республика катнашты.

Гражданнарның торак шартларын яхшырту чаралары 21,8 мең кв.м торакны файдалануга тапшырырга һәм 315 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Акчалар АПК һәм авылның социаль өлкә хезмәткәрләренә авыл җирендә торак төзү һәм сатып алу өчен бирелгән. Бюджет акчалары исәбенә – 70%, гражданнар акчасы исәбенә – 30 %. Биредә Балтач, Зеленодольск, Саба, Сарман, Кукмара районнары актив катнашты.

Яллау килешүләре буенча бирелә торган торак төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү ел ахырына 7,1 мең кв.м торакны файдалануга тапшырырга һәм 100 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

“Авыл ипотекасы” программасы авыл халкына ярдәм итүнең тагын бер яңа һәм нәтиҗәле инструменты булды. Ул быел эшли башлады һәм халык тарафыннан уңай кабул ителде, аның буенча шактый күп гаризалар бирелде инде. Программа Россия Федерациясе гражданнарына 3%ка кадәр еллык ставка белән авыл территорияләрендә һәм авыл агломерацияләрендә торак төзү һәм сатып алу өчен 3 млн. сумга кадәр ташламалы ипотека кредитлары бирүне күздә тота.

Татарстан авыл ипотекасын бирү күләме буенча лидер-төбәкләр арасына керде һәм 1300дән артык гаиләне торак сатып алу яки төзү өчен акча белән тәэмин итте. Бирелгән кредитларның гомуми күләме 2,9 млрд. сум тәшкил итә. 

Татарстан башка субъектлар арасында авыл ипотекасын бирү күләме буенча лидер төбәкләр арасына керде һәм 1300дән артык гаиләне торак сатып алу һәм төзү өчен акча белән тәэмин итте. Бирелгән кредитларның гомуми күләме 3 млрд. сум тәшкил итә. 1400дән артык гаилә торак сатып ала яки төзи алды. Кредитлауның гомуми суммасы 3,2 млрд. сум тәшкил итте.

 “Авыл территорияләрен төзекләндерү” дәүләт программасының социаль әһәмиятле юнәлеше, аның кысаларында 500 дән артык проект гамәлгә ашырылды, болар – түбәндәгеләр буенча:

– ял итү зоналарын, спорт һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү 283 берәмлек,

– тротуарлар һәм җәяүлеләр юллары 70 берәмлек,

каты коммуналь калдыклар мәйданчыклары 57 берәмлек,

яктырткычлар – 79 берәмлек,

– Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәлләрне торгызу һәм ремонтлау 54 берәмлек.  

 Дәүләт программасына кертелгән мөһим юнәлешләрнең берсе  авыл торак пунктларын тоташтыручы автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү. Бу республиканың 6 торак пунктын 15,6 км озынлыктагы юллар белән тоташтырырга мөмкинлек бирде.

Дәүләт программасының тагын бер яңа, зур юнәлеше  «Авыл территорияләренең заманча торышы» ведомство максатчан программасы, ул социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын (мәктәпләр, клублар, балалар бакчалары) һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзүне һәм капиталь ремонтлауны күздә тота. Агымдагы елда Зеленодольск районының Октябрьский поселогы буенча 2 объект (чистарту корылмалары һәм канализация челтәрләре) кертелгән. Проект гади генә булып чыкмый, эш барышында аңа республика Президенты Рөстәм Нургали улы ярдәме белән төзәтмәләр кертелә, ел ахырына кадәр акчалар тотылачак һәм объект файдалануга тапшырылачак.

Марат Җәббаров, муниципаль районнарның, авыл җирлекләренең бюджетлары, аларның керем өлеше, нигездә, авыл территорияләренең үсеш дәрәҗәсенә, халыкның эшлекле активлыгына бәйле, дип әйтте. Шуңа күрә ул авыл җирлекләре башлыкларына инициативалы гражданнарны табуда, Министрлык программаларында катнашуда һәм документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Үз чыгышының ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы барлык авыл халкы исеменнән республика Президентына әлеге дәүләт программасына күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса