Авыл хуҗалыгы ярминкәсе бөгелмәлеләрне чакыра
Ярминкә үзәк мәйданда узачак.
17 октябрь көнне шәһәрнең үзәк мәйданында көзге авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкына һәм кунакларга төрле товарлар һәм халык кулланышы эшләнмәләре, сыйфатлы, экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Барлык теләүчеләр төрле яшелчәләр, ит, бал, он, ярмалар, сөт һәм кулинария ризыклар һәм базар бәясеннән түбәнрәк бәяләрдән башка бик күп әйберләр сатып ала алачаклар. Ярминкә сәгать 8дә эшли башлый.
Чыганак: Бөгелмә муниципаль районы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа