Авыр атлетика буенча беренчелек
"Динамо" спорт клубында "Динамо" балалар фонды бүләгенә авыр атлетика буенча 1999 елгы һәм аннан да кечерәк яшүсмерләр арасында "ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте" иҗтимагый-дәүләт оешмасы беренчелеге булып узды. Ярышларда Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Бөгелмә шәһәрләреннән 45кә якын спортчы һәм Башкортстан республикасы, Ульян өлкәсе вәкилләре катнашты. Мондый ярыш Бөгелмәдә әле беренче...
Чараның тантаналы өлешендә Бөгелмә районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы Ринат Билалов, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тахиятуллин, авыр атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры, ТР "Динамо" физкультура-сәламәтләндерү җәмгыяте өлкән тренеры Николай Капитонов, Россиянең атказанган тренеры Айдар Яруллин катнашты.
Ярышлар берничә авырлык категориясендә барды - 32 килограммнан алып, 94 килограммга кадәр. "Динамо" призына барган беренчелек нәтиҗәләре буенча бөгелмәләр тугыз -- I урын, ике -- II урын һәм ике III урын яулауга иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа