Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Август нинди үзгәрешләр алып килде?

1 августтан пенсионерлар, туристлар, машина йөртүчеләр һәм башка категория гражданнар өчен яңа законнар гамәлгә керде.

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре артты.

1 августтан ерак арага йөри торган һәм шәһәр яны поездлары билетларында җирле вакыт күрсәтелә башлады.

3 августтан заманча чит ил паспортының бәясе 3,5 мең сумнан 5 меңгә кадәр артты. 14 яше тулмаган балалар өчен элек 1,5 мең сум түләсәләр, хәзер ул – 2,5 мең сум.

Машинаны теркәү өчен бәя 800 сумнан 1,5 мең сумга җитте.

Йөртү таныклыгы алу бәясе исә 2 мең сумнан 3 мең сумга күтәрелде.

20 августтан алкоголь продукциясенә бәяләр арта. Ярты литрлы шешәнең минималь бәясе 205 сум булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzqvsMggf