Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Август аенда Бөгелмә ЗАГС бүлеге тарафыннан 80 сабый тууы теркәлде

Алар арасында – 44 малай һәм 36 кыз. Ел башыннан бирле барлыгы 685 бала теркәлгән.

26 гаиләдә – беренче бала, 41 гаиләдә икенче бала дөньяга килгән. Август аенда берьюлы 10 гаилә күп балалы булдыөченче балалары туды. Дүртенче бала Бөгелмәнең 3 гаиләсендә туган.  

Иң зур сабый 4 450 грамм авырлыкта.

 Иң яшь әтигә 20, ә иң яшь әнигә 18 яшь. Иң өлкән әти-әниләрнең яше 54 һәм 41 яшь. ⠀

Август аенда иң популяр исемнәр Михаил, Матвей, Артем, Варвара, Милана, Аделина булды. Әти-әниләр Дэвид, Алан, Айна, Айлара, Эмилика кебек сирәк исемнәрне дә сайлаган.

Август туйларның күп булуы белән сөендерде. Бу айда 88 пар үзләренең никахларын теркәде.  

Иң яшь кәләш18дә, кияү-20 яшьтә. Иң өлкән кияү һәм кәләш – 61 яшьлекләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса