Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Һава температурасы өч көн рәттән рекорд куйган

Гыйнвар аенда һава температурасы 145 еллык тарихта өч көн рәттән рекорд куйган

КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 1875 елдан бирле алып барылган һава торышын күзәтүләр тарихында 2007 елның гыйнвары иң җылысы булган.

Казанда быелның гыйнварындагы температура 145 еллык күзәтүләр тарихында өч көн рәттән рекорд куйган. Бүген КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Агымдагы елның 16 гыйнварында Казанда бер тәүлек эчендә иң югары температура +2,8 градуска кадәр күтәрелде. Моңа кадәр 2015 елның гыйнварында бу көнне һава +2 градуска кадәр җылынган иде. 2020 елның 17 гыйнварында исә температура +4,2 градус тәшкил итте, ә аңа кадәр иң югары температура 2003 елның гыйнварында (+1,6 градус) күзәтелде», - дип хәбәр итте ул.

Быелның 18 гыйнварында көндез Казанда термометрның терекөмеш баганасы +2,4 градуска кадәр күтәрелгән, моңа кадәр 2003 елда бу көн иң җылысы (+1 градус) булган иде.

Шәрипова китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 1875 елдан бирле алып барылган һава торышын күзәтүләр тарихында 2007 елның гыйнвары иң җылысы булган. Ул елны гыйнварның беренче ункөнлегендә һаваның уртача температурасы +3, ә икенче декадасында +1,2 градус тәшкил иткән. Гыйнварның өченче декадасын анализларга әле иртәрәк.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса