Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Һава таксие эшли башлый

Галәмдә сәгать саен, минут саен ниндидер үзгәрешләр, ачышлар булган кебек, фән һәм техника өлкәсендә дә кешеләрне гаҗәпкә калдырырлык уникаль ачышлар булып кына тора. Мәсәлән, быел җәй көннәрендә Дубай шәһәрендә пилотсыз һава таксиe хезмәте эшли башлаячак. Сүз Ehang 184 моделе турында бара. Аны индус галимнәре Кытайның Ehang фирмасы белгечләре белән берлектә...

Галәмдә сәгать саен, минут саен ниндидер үзгәрешләр, ачышлар булган кебек, фән һәм техника өлкәсендә дә кешеләрне гаҗәпкә калдырырлык уникаль ачышлар булып кына тора. Мәсәлән, быел җәй көннәрендә Дубай шәһәрендә пилотсыз һава таксиe хезмәте эшли башлаячак.

Сүз Ehang 184 моделе турында бара. Аны индус галимнәре Кытайның Ehang фирмасы белгечләре белән берлектә эшләгән. Бу пилотсыз такси 110 килограммга кадәр авырлыктагы йөк күтәрә ала.

Оча торган таксиның тышкы кыяфәте вертолетны хәтерләтә. Озынлыгы 4 метр тирәсе, биеклеге - 1,6 метр. Таксиның салонында тачкрин бар - шуңа карап пассажир үзенең барасы килгән маршрутын билгели. Дөрес, тачкринда кузгалып китү һәм посадка урыннары чикләнгән, очышлар үзләре дә җирдән чыбыксыз элемтә системасы аша контрольдә тотыла.

Аппарат һавада 30 минут тирәсе оча, тизлекне 160 чакрымга кадәр арттыра ала. Шәһәр эчендә, әлбәттә, тизлек сәгатенә 100 чакрымнан күбрәк була алмый. Очышларның максималь биеклеге - 900 метр.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса