Һава шартлары бозылу сәбәпле, янә 59 торак пункт утсыз калган
Республикада 59 торак пункт, табигый бәла-казаның көчәюе сәбәпле, утсыз калды, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Баш идарәсенең матбугат хезмәте. 1538 йорт, 13 фидер, Буа, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Аксубай, Чистай, Чирмешән, Нурлат, Лениногорск һәм Әлмәт районнарындагы 192 трансформатор станция бүлекчәләре электр энергиясе белән тәэмин ителми. Әлеге...
Республикада 59 торак пункт, табигый бәла-казаның көчәюе сәбәпле, утсыз калды, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Баш идарәсенең матбугат хезмәте.
1538 йорт, 13 фидер, Буа, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Аксубай, Чистай, Чирмешән, Нурлат, Лениногорск һәм Әлмәт районнарындагы 192 трансформатор станция бүлекчәләре электр энергиясе белән тәэмин ителми.
Әлеге хәлнең нәтиҗәләрен бетерү өчен электр челтәрләренең 59 авария-төзекләндерү бригадасы җәлеп ителгән. Электр беткән урыннарга җирле бүлекләрдән ун оператив төркем җибәрелгән. Барлыгы төзекләндерү эшләренә 175 кеше һәм 77 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Авария-торгызу эшләрен бүген төшкә таба төгәлләргә уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа