Аучылар һәм балыкчылар этикасы
Бөгелмә районы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте эшчәнлеге турында “БА” хәбәрчесенә оешма рәисе Евгений Горелов сөйләде
Оешма барлыкка килү тарихы үткән гасырның башына барып тоташа.
Еллар үтүгә карамасатан җәмгыять элеккегечә аучылык байлыкларын, аларның яшәү тирәлеген, инфраструктурасын сак-лау һәм уңай шартлар тудыру өчен даими чаралар үткәрә.
– Аучылык җәмгыяте-нә керү өчен 18 яшькә җитәргә кирәк, – ди Евгений Николаевич. – Бүгенге көндә Бөгелмә аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте үз сафларында 250ләп кешене берләштерә. Җәмгыятьтә – аучылар өчен еллык кертү 500 сум, ә балыкчыларга – 150 сум тәшкил итә. Балык тотарга һәм ауларга рөхсәт ителгән урыннарда була.
Бөгелмә районы аучылар һәм балыкчылар җәм-гыятенең аучылык җир-су-ларының мәйданы 102 мең
гектар тәшкил итә. Монда төлкеләр, кабаннар, суырлар, куяннар, кондызлар яши. Пошилар, кыр кәҗәләре дә бар бу җирлекләрдә. Аюлар һәм юртаклар очраштыргалый. Соңгыларына ау катгый тыела.
– Атуга билгеләнгән хайваннарның саны төгәл регламентланган, – дип сөйли Евгений Горелов. – Аларның санын исәпкә алганнан соң, биологик ресурслар буенча комитет тарафыннан ау хокукына лицензия бирелә. Әйтик,
пошины ауларга лицензияләр елына нибары тугыз данә. Мондый ауга 10–15 кешелек бригада формалаша. Барысы да рөхсәт
ала алмый, шуңа күрә алар арасында лицензия уйнатыла.
Бөгелмә районы аучылар һәм балыкчылар җәмгыя-те ел саен берләшмә әгъзалары өчен дә, гади балыкчылар өчен дә балык тоту буенча ярышлар үткәрә. Быел кагыйдәләр үзгәрде, һәр теләгән кеше катнаша алмый.
– Без оешмага кергән кешеләр генә ярышларда катнашып бүләкләр ота ала дигән карар кабул иттек. Мондый чаралар аучылар өчен дә, балыкчыларга да оештырыла. Мәсәлән, тәлинкәләргә ату. Безнең клубта тормаган кешеләр өчен моны ни өчен эшләргә? Һәр бәйгедә без призлар тапшырабыз һәм кышкы ауга лицензияне алуны уйнатабыз. Барлык чараларны җәмгыять әгъзалары өчен эшлибез. Балыкчыларны да оешмабызга керергә өндибез. Алар өчен аучыларныкы кебек бәйгеләр һәм башка чаралар уздырачакбыз, – дип сөйләп китте Бөгелмә районы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Евгений Горелов. – Әйе, аның хикмәте дә шунда. Бездә балыкка лояльрәк карыйлар, кеше кармак ала һәм балык тотарга китә. Ә без, киресенчә, кешеләрне безнең җәмгыятьтә балык тоту буенча ярышларны быел җәмгыять әгъзалары арасында гына уздырабыз дип уйлыйбыз.
Ау кагыйдәләре алдында һәркем тигез. Еш кына кешеләр корал ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмиләр, һәм моңа җавап бар, ау турындагы закондагы соңгы үзгәреш – корал ташу белән салкын эш иткән өчен нәтиҗәләрне катгыйландыру. Әгәр элек аучыга 500 сум күләмендә штраф янаса, хәзер штрафтан тыш, ике елга кадәр коралдан һәм ау хокукыннан да мәхрүм итү куркынычы яный.
– Һәр аучы, бер ау уры-
ныннан икенчесенә күчкән-дә коралын сүтәргә һәм аны чехолына салырга тиеш. Әгәр кемдер корылган мылтык белән машинада барганда инспектор туктатса, 2 елга кадәр ауга хокуктан мәхрүм ителәчәк. Бу кагыйдә ешрак бозыла, чөнки һәр аучы “Мин хәзер тиз генә күчәм һәм барысы да яхшы булачак”, – дип уйлый Евгений Николаевич.
Экологик активистлар еш кына аучылар һәм браконьерларның максатларын бер төрле дип саный, тик бу чыннан да шулаймы? “Татохотрыболовство” бурычларына җәнлекләрнең санын җайга салу керә, әгәр моны эшләмәсәләр, алар авырый башлый, авыруларны тарата һәм үлә башлаячак. Аучылар җирле кыргый кошларга, җәнлекләрнең саны кимесә, аларны 5 елга дәвамында атмыйлар. Куяннар белән шулай булды да. Быелдан суырларга ау ачу планлаштырыла, ул 3 елга тыелган булган, шул ук сәбәп аркасында, популяцияне торгызу өчен вакыт кирәк. Табигать турында кайгырту, һәм анда яшәүчеләргә ярдәм итү,
шулай ук, берләшмә бурычларына керә.
– Браконьерлар хәтта яшь хайваннарга да аталар, моны машиналардан, тернәкләнү яки ниндидер эгоистик ләззәт өчен эшлиләр. Аларны терлекләрнең киләчәге дә, саны да, нәрсә өчен атарга яравы-ярамавы да кызыксындырмый, терлекләрне тукландыру белән дә шөгыльләнмиләр. Бездә бөтен район буенча тозлы улаклар, печән, себеркеләр тора. Бөтен Бөгелмә районына 80 тукландыру мәйданчыгы бар, болар барысы да көзгә кадәр безнең аучылар әзерли, шулай ук ел дәвамында салалар. – ди аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе.
Бөгелмә районында браконьерлык өчен катгый җәза бирелә, ә берләшмә әгъзалары гамәлдәге ау һәм балык тоту ка-гыйдәләрен төгәл үти.
– Контроль түбәндәгечә бара: без җирләрне гел тикшереп торабыз, аучыларны күзәтәбез, – дип аңлата Евгений. – Тикшергәндә бердәм федераль үрнәктәге аучылык билеты, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә, аучылык байлыкларының билгеле бер төрләрен табуга рөхсәтнамә, ау сезонына карап, безнең җәмгыятьнең түләнгән взнослары булган аучылык билеты тәртиптә булуларына игътибар итәбез.
Яңа технологияләр барлыкка килү белән, ауда да тактика һәм җиһазлар үзгәрә. Әйтик, хәзер аучыларга һәм балыкчыларга кисемле карабиннар, спининглар, джиплар, навигаторлар һәм снегоходлар алу мөмкинлеге бар. Әмма аучылар да, балыкчылар да үтәргә тиешле кагыйдәләр һәм чикләүләр бар.
Бөгелмә районында балыкчыларга барлык төрдәге тозакларны һәм ятьмәләрне куллану тыела, ә аучыларга кыстыргыч капканнарны, шартлаткыч матдәләрне куллану чикләнә. Шулай ук ау һәм балык тоту сезоны срокларын үтәү дә зарур.
– Гомумән алганда, аучылар һәм балыкчылар закон таләпләрен үтиләр, бу районда аучылык культурасының һәм этикасының дәрәҗәсен күтәрелүе турында сөйли, – дип йомгак ясады сөйләшүгә Бөгелмә районы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа