Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Атналык вакыйгалар

7 апрельдән 13 апрельгә кадәр вакыт эчендә Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 599 очрагын теркәгәннәр. Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА, Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты. Юлларда тәртип бозуларның: - 8ендә транспорт чарасы белән идарә итүче исерек булган; - 1сендә руль артында булган кеше эчкәнме-юкмы икәнен ачыклау максатыннан...

7 апрельдән 13 апрельгә кадәр вакыт эчендә Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 599 очрагын теркәгәннәр.
Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.
Юлларда тәртип бозуларның:
- 8ендә транспорт чарасы белән идарә итүче исерек булган;
- 1сендә руль артында булган кеше эчкәнме-юкмы икәнен ачыклау максатыннан үткәрелә торган медицина тикшерүен узудан баш тарткан;
- 140ы куркынычсызлык каешын эләктермәгән;
- 98 машинаның дәүләт номеры күренмәс хәлдә булган;
- 41 кеше балаларны йөртү тәртибенә буйсынмаган;
- 32се җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән;
- 14е "тонировка" таләпләрен үтәмәгән;
- 7 кеше светофорның кызыл утына "кергән";
- 3 кеше транспорт белән таныклыксыз идарә иткән;
- җәяүлеләр арасында 35 кеше юл йөрү кагыйдәсен бозган.
Матди зыян китергән 32 юл-транспорт вакыйгасы теркәлеп, 5 очракта 6 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
9 һәм 11 апрель көннәрендә Казан - Оренбург юлында бер очракта тизлекне арттыру, икенче очракта тиеш булып та, юлдашына өстенлек бирмәү нәтиҗәсендә, ике машина йөртүче Бөгелмә үзәк хастаханәсенә эләгәләр.
10 апрельдә Ленин һәм Радищев урамнары кисешкән чатта 1995 елгы яшь егетнең светофор астында ук каршы яктан килүче машинага юл бирмәве нәтиҗәсендә, ике машина бәрелешеп, ике кеше тән җәрәхәтләре ала.
Шул ук көнне кичке якта Карабаш бистәсендә Вахитов һәм Ленин урамнары кисешкән чатта таныклыгы да булмаган килеш "Муравей" мотороллерына утырган 1985 елгы салмыш ир-егет идарәне югалта һәм мотороллер ава. Гражданинның үзен Бөгелмә хастаханәсенә озатырга туры килә, ә аның пассажиры - 1981 елгы ханым, урында медицина ярдәме алгач, өенә кайтып китә.
13 апрельдә Буровая урамындагы 2 нче йорт каршында 1977 елгы "Рено" хуҗасы 1977 елгы җәяүлене таптата. Имгәнгән җәяүлене хастаханәгә салырга туры килә.
Юл-транспорт вакыйгаларының барысы буенча да тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса