Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Атна эчендә Бөгелмә ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 748 тапкыр чыккан

Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 24 мөрәҗәгатькә арткан.

Узган атна эчендә (9-15 ноябрь) Бөгелмә ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 748 тапкыр чыккан, шуларның 57се – балалар янына.

321 очракта медицина хезмәткәрләренә авыруларны машинада тиешле урынга илтеп куярга туры килгән. Шуларның 40ы – бәхетсезлек очраклары (3се – балалар катнашында).

Бер юл-транспорт һәлакәтендә 1 кеше зыян күрә. Ул Бөгелмә РҮХнең кабул итү бүлмәсенә китерелә һәм хастаханәгә салына.

Җәмәгать урыннарына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 18 тапкыр чыга (1 очрак бала белән булган).

Исегезгә төшерәбез, “Ашыгыч ярдәм”гә шәһәр телефоны буенча – “03”, ә кәрәзле телефон буенча “103” (бушлай) номерын җыеп шылтыратырга кирәк. Шылтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган очракта, “112” номеры буенча шылтыратырга мөмкин. Ишетмәүчеләр SMS-хәбәрләр җибәрә. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз арада җибәрү һәм үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен чакыручы “03” номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга төгәл җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартирасын, катын, подъезд номерын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күрүченең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга “Сезнең чакыру кабул ителде” дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса