Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Ашыгыч ярдәм” ярдәмгә ашыга

Июньнең беренче атнасында (30 май - 5 июнь) Бөгелмәнең ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә 716 чакыру килгән. Шуларның 73е - бәхетсезлек очраклары булып, аларда 16 бала зыян күргән. Бу атнада гомумән алганда, барлыгы 127 балага ярдәм күрсәтелгән. Җәмәгать урыннарына 51 тапкыр барырга туры килгән. "03" хезмәте вәкилләре ике юл-транспорт вакыйгасына барган,...

Июньнең беренче атнасында (30 май - 5 июнь) Бөгелмәнең ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә 716 чакыру килгән. Шуларның 73е - бәхетсезлек очраклары булып, аларда 16 бала зыян күргән. Бу атнада гомумән алганда, барлыгы 127 балага ярдәм күрсәтелгән. Җәмәгать урыннарына 51 тапкыр барырга туры килгән.

"03" хезмәте вәкилләре ике юл-транспорт вакыйгасына барган, биш кешене үзәк хастаханәнең травмпунктына алып килгәннәр, дүртесенең стационар шартларда дәвалануга мохтаҗ булуы ачыкланган.

Ике бөгелмәле инфаркт кичергән, бернче ярдәм күрсәтелгәч, аларны Әлмәт медсанчастена илткәннәр.

Бала тудыру йортына 24 яшь әни кергән (өчесен "Ашыгыч ярдәм" машинасы китергән). Барлыгы 26 бала туган. Шуларның 18е - малай, 8е - кыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса