Ашыгыч ярдәм хәбәр итә
2016 елның беренче эш атнасында Бөгелмә шәһәренең ашыгыч ярдәм станциясенә ярдәм сорап 773 кеше мөрәҗәгать иткән.
Медицина хезмәткәрләре иҗтимагый урыннарга - 58 тапкыр, бәхетсезлек килеп чыккан урыннарга - 72 тапкыр барганнар, шуларның 5се юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле. Юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше зарар күргән, алар дәвалау учреждениеләренә озатылган. 110 балага беренче медицина ярдәме күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа