Ашыгыч ярдәм
Узган атнада Бөгелмәнең "Ашыгыч медицина ярдәме станциясе" 742 тапкыр чакыру кабул иткән.
Бер атна эчендә 68 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, анда 15 бала зыян күргән. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы җәмәгать урыннарына 36 тапкыр барган. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга биш мәртәбә чакырылганнар, ни кызганыч, ике кешенең гомере өзелгән.
Исегезгә төшерәбез, "Ашыгыч медицина ярдәме станциясе"нә "03" телефоны аша шылтыратырга мөмкин, кесә телефонында "112" номерын җыярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа