Әсгать Сәфәров Бөгелмәдә ел әйләнәсе сәламәтләндерү үзәген карады
ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров А. Д. Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәгендә булды.
Биредә хәзерге вакытта «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча шәһәр яшьләр формированиеләре үзәге укучыларына патриотик тәрбия бирү буенча профильле смена уза. Бүген оешмада 500 кеше-шәһәрнең мәктәп укучылары һәм студентлары.
Әсгать Сәфәров йокы корпусын, ашханәне һәм үзәкнең спорт залын карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа