Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Армиядә хезмәттәшләренә аткан Рамил Шәмсетдиновны присяжныйлар суды гаепле дип тапты

Ул үзе бу гамәлен хәрби частьтә уставта каралмаган мөнәсәбәтләр булу белән аңлата.

Присяжныйлар бертавыштан Рамил Шәмсетдиновның Байкал аръягында хәрби хезмәттәшләрен үтерүдә гаепле, ләкин мәрхәмәткә хокуклы дип тапты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Бүген Читадагы Икенче Көнчыгыш өлкә хәрби суды присяжныйларның карарын тыңлады. Алдарак суд утырышларында гаепләүче як, Шәмсетдинов гаепле һәм мәрхәмәткә лаек түгел дип белдергән иде.

«Присяжныйлар бертавыштан срочник Шәмсетдиновны Байкал аръягы хәрби частендә ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерүдә һәм хезмәттәшләренә һөҗүм итүдә гаепле, әмма мәрхәмәткә хокуклы дип тапты»,  диделәр судта. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса