Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Апрель аеннан үзгәрешләр

Пенсияләр индексацияләнә

1 апрельдән социаль пенсияләр 3,4%ка индексацияләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, аларны иминият пенсиясен исәпләү өчен тиешле расланган стажлары булмаган гражданнар ала. Түләүләр шулай ук инвалид һәм туендыручысын югалткан кешеләргә дә тиеш. Индексация күләме алдагы ике елда пенсионерның яшәү минимумы күләменнән чыгып исәпләнә.

Дәүләт сатып алулары турында

Бердәнбер тәэминатчыдан кече күләмне сатып алу, аны электрон формада үткәрү шарты белән, 3 миллион сумнан артмаган суммага башкарылырга мөмкин.

Заказ бирүче теләсә кайсы физик яки юридик зат (офшор компанияләрдән тыш) булырга мөмкин. Кече күләмле электрон сатып алулар өчен комиссия бердәнбер тәэминатчыдан 3 миллион сумга кадәр комиссия төзелми. Нәтиҗәләр буенча дәүләт контракты көчәйтелгән электрон имза белән имзалана.

Тәмәке бәяләре

Тәмәке продукциясенең бердәм минималь бәясе билгеләнәчәк.

Бу халыкның сәламәтлеген саклауга комачаулаучы бәяләрнең нигезсез түбәнәюе куркынычын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Сыра маркировкалау

Сыра һәм аз градуслы эчемлекләрнең аерым төрләрен маркировкалау буенча эксперимент 2022 елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк.

Җитештерүчеләр, импортерлар, сатучылар һәм җәмәгать туклануы оешмалары системаны апробацияләүдә ирекле катнаша ала. Эксперимент вакытында хакимият һәм базарда катнашучылар товар турында мәгълүматларның исемлеген билгеләргә, аны һичшиксез идентификацияләргә, шулай ук цифрлы исәпкә алу һәм маркировкалау системалары мөмкинлекләрен сынап карарга тиеш.

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү

2 апрельдән башлап, РФ Президентының 2021 елның 10 мартындагы Указы нигезендә, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык түләү күләмен яңадан исәпләү турында гариза бирергә мөмкин.

Президент Указы нигезендә, яңадан исәпләү гаилә кеременә бәйле булырга тиеш. Мөмкин булган вариантлар — төбәк буенча баланың яшәү минимумыннан 50, 75 яки 100%. Бала өчен түләүне исәпкә алып, гаиләнең җан башына уртача керем күләме 50%ка җан башына яшәү минимумына кадәр җиткерелмәсә, ай саен түләү “балалар” яшәү минимумы күләменнән 75% күләмендә билгеләнә. Ягъни гаилә бала өчен 5,5 меңгә якын түгел, ә якынча 8,5 мең сум акча алачак. Бу түләгәндә дә гаилә кереме минимумнан түбәнрәк булса, аны 100% ка кадәр күтәрәчәкләр. Ил буенча уртача алганда, ул 11,5 мең сумнан аз гына артык тәшкил итә.

Инвестицияләрне яклау һәм бүләкләү

Русиядә инвестицияләргә ярдәм итү һәм аны үстерү өчен “капитал салу” дәүләт мәгълүмат системасы барлыкка киләчәк, анда инвесторларга кирәкле барлык мәгълүмат урнаштырылачак.

Бюджеттан акча белән тәэмин ителгән дәүләт һәм муниципаль ярдәм чаралары система сайтында дәүләт ярдәме чаралары реестрында чагылыш табачак.

Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан

Имтиханнан полигонны төшереп калдырдылар.

Кандидатлар бары тик теорияне һәм шәһәр эчендә йөртүне генә тапшырачак-лар. Шәһәр шартларында башкарырга ярамый торган элементлар өчен, нигездә, торак төзелешеннән читтә ябык мәйдан-чыклар һәм автодромнар каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса